16+

«Акча санау эш булмаган икән»

- Мондый эш бүтән беркайда да юктыр. Кызганыч, бу өлкәгә соң килдем. Моңа кадәр акчадан башканы белмәгән булганмын икән, ә монда кайсы документны кулга алсаң да, үзе бер язмыш, үзе бер тарих, - ди Азнакай Загс бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова. Моңа кадәр башта сәүдә системасында - экономист, 15 ел банкта...

«Акча санау эш булмаган икән»

- Мондый эш бүтән беркайда да юктыр. Кызганыч, бу өлкәгә соң килдем. Моңа кадәр акчадан башканы белмәгән булганмын икән, ә монда кайсы документны кулга алсаң да, үзе бер язмыш, үзе бер тарих, - ди Азнакай Загс бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова. Моңа кадәр башта сәүдә системасында - экономист, 15 ел банкта...

- Мондый эш бүтән беркайда да юктыр. Кызганыч, бу өлкәгә соң килдем. Моңа кадәр акчадан башканы белмәгән булганмын икән, ә монда кайсы документны кулга алсаң да, үзе бер язмыш, үзе бер тарих, - ди Азнакай Загс бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова.

Моңа кадәр башта сәүдә системасында - экономист, 15 ел банкта - касса операция­ләре җитәкчесе, аннан җиде ел район финанс бүлегендә бюджет буенча экономист булган кеше ни дисен соң? Чыннан да, биредә бөтенләй икенче дөньяга килеп эләгә ул. Әмма озак та үтми, холык-фигыленә нәкъ менә шундый эш кирәк булуына тиз төшенә. Халык та үз итә. Гади, ипле, тәмле телле кешене кем яратмасын соң? Ә бит нинди генә четерекле проблемаларны хәл итәргә туры килми аңа. Шуларның иң җанга үткәне - аерылышучылардыр, мөгаен. Гаиләне таркатмыйча саклап калу өчен ниләр генә эшләп карамый алар. Кара-каршы утырып бергә дә, аерым-аерым да сөйләшүләр, үгетләүләр өстенә, ике якның да әти-әниләре белән очрашулар, психолог чакырулар инде бер системага әйләнгән. Һәрберсенә, үз баласы белән сөйләшкәндәй, төпле киңәшен бирә мондый очракта Әлфинур ханым. Эшенең нәтиҗәсе бар - шунысына сөенеп бетә алмый.

Моннан элек «Картым өч тапкыр: «Талак-талак!» - дип әйтте дә яшәргә балаларга чыгып китте. Зинһар, бабаемны кире кайтарырга ярдәм итегез», - дип, 70ен түгәрәкләүче бер әби килә аңа. Монысы инде көн дә була торган хәл түгел, шулай да, йомшак кына итеп аңлатып, үгетләп дуслаштыра Әлфинур ханым аларны.

Яңа өйләнешүче яшь парлар да башта махсус «программа» үтә. Табибта да булалар, дин әһелләренең үгет-нәсыйхәтләрен дә тыңлыйлар, 50-60 ел тату гомер итүчеләрне зурлаган кичәләргә махсус кунак буларак та чакырылалар.

Соңгы вакытта үзен баш димче ролендә дә сыный Әлфинур Хәйретдинова. Монысы исә район ЗАГС бүлеге каршында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының «Пар канатлар» клубы кысаларында башкара торган вазифасы. Беркемгә дә сер түгел, авыл җирләрендә, яше 30дан артса да, үз тиңен таба алмаган егет-кызлар шактый. Менә шуларның бөтенесен бергә чакырып, һәр җомга саен күңелле очрашу кичәләре үткәрәләр, уеннар оештыралар, чәй табыннары коралар, бергә-бергә чишмә буйларына чыгалар Азнакайда. Мондый чараларда 30 кешедән дә ким булганы юк, диләр. Әлбәттә, буйдакларның үз гаиләләрен булдырасы килү - табигый. «Ак калфак» димчеләре ярдәме белән, инде биш парны кавыштырганнар.

Менә шулай гаилә кыйммәтләрен барыннан да өстен куеп, кеше өчен җан атып, янып-көеп йөрер булсаң, әлбәттә, иң башта үз куышыңда тәртип хөкем сөрер­гә тиеш. Бу яктан Әлфинур ханымның җаны тыныч. Ире Мансур Камәртдин улы ир солтаны - гомер буе кеше күз алдында, җитәкче урыннарда эшли. «Гаиләдә ир-ат та, хатын-кыз да үз урынын белергә тиеш. Иреңә ягымлы гына итеп, матурым, җаным дип кенә торсаң, ул моны меңе белән кайтара», - ди инде үзе дә тәмам психолог булып беткән ханым. 31 ел бергә яшәгән каенанасы Сания апа да, нәкъ менә шушы иплелеге өчен, кызым гына дип торган да инде аңа. «Эх кызым, бик тату, әйбәт яшәдек, шундый рәхәт чаклар булды», - дигән ул, килененә бәхиллеген биреп. Гомернең акканы сизелмәгән дә шул, бер-бер артлы үзләре кебек итагатьле ике кыз - Чулпан белән Венера да үсеп җиткән. Алар да, әти-әниләре кебек, финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Хәзер инде дәү әти белән дәү әнине сөендереп, онык­лары Әминә һәм Сәидә үсеп килә. Буа районының Иске Суыксу авылында туып үссә дә, Азнакайда үз кеше булган бу ханымның шушы көннәрдә, мөгаен, телефоны тынып тормыйдыр. Гомер бәйрәме белән котлап, барысы өчен дә рәхмәт җиткерүчеләр аз булмастыр аңа. Әйтерлекләре бар шул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading