16+

Аксенов әсәрләрен татарча укыйбыз

Казан Ратушасында күренекле рус язучысы, якташыбыз Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән китабын тәкъдим иттеләр.

Аксенов әсәрләрен татарча укыйбыз

Казан Ратушасында күренекле рус язучысы, якташыбыз Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән китабын тәкъдим иттеләр.

Бу - язучының Казан белән бәйле балачак хатирәләренә нигезләнеп язылган әсәрләре тупланган басма.

Аксеновның әсәрләре инде 45 телгә тәрҗемә ителүгә карамастан, татар телендә әле беренче тапкыр басыла. Китап Казан мэриясе, Татарстан Язучылар берлеге, «Октябрь» журналы, Татар китап нәшрияты ярдәмендә дөнья күрде. Ул республиканың авыл, район китапханәләренә таратылачак.

- Аксенов Казанда туып кына калмаган, биредә ул шәхес буларак формалашкан. Рус язучысының әсәрләрен ни өчен татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк булды, татарлар болай да русча аңлый бит диючеләр бар. Ләкин бүген тел арашалу чарасы гына түгел, ул халыкның фикер сөрешен чагылдыручы, - диде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Кичәдә язучының "Ленд-Лизовски" ("Ленд-Лизовские") романының тәрҗемәсеннән һәм оригиналыннан өзекләр китерелде. Аларны композитор Эльмир Низамов уйнаган көйгә кушылып Г.Камал театры актерлары Илнур Закиров, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артисткасы Эльмира Рәшитова укыды.

Аксеновның әсәрләрен татар теленә яшь язучы Рөстәм Галиуллин тәрҗемә иткән. Бу аның бишенче тәрҗемә эше инде.

- Сугыш чоры Казанының яшәешен беләсе килгән кеше, һичшиксез бу әсәрне укып чыгарга тиеш. Аксеновның әсәрләре белән танышкач, үзем дә сизмәстән геройлар тормышы белән яши башладым. Хәзер Казан урамнарыннан йөргәндә дә әсәр белән чагыштырып барам. Әсәрне беренче тапкыр укып чыккач шатландым, бу минем өчен иң җайлы әсәр кебек иде. Икенче тапкыр укыганнан соң курыктым, ул инде миңа шактый авыр булып тоелды. Бары тик даһи язучыларның гына әсәрләре бер яктан шулкадәр гади, икенче яктан катлаулы була ала, - диде Рөстәм Галиуллин.

Әдәби кичәне Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев йомгаклады.
- Аксенов белән бәйле бөтен мәсьәләләр дә тиз хәл ителә. Аксенов музее салырга теләгән идек - төзеп чыктык, скверын да булдырдык, китабы да басылып чыкты. Василий Павлович иҗатының көче шулай тәэсир итә, бар әйбер дә җиңел бара, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading