16+

Алачык урынына аэропорт төземиләр

Алачык белән аэропортны чагыштырып та булмый, әлбәттә. Аларның эчтәлеге дә, колачы да башка. Ләкин Казандагы кайбер «шакмакбашлар» әллә нинди хикмәтләр чыгара. Башкала мэры Илсур Метшин үзе дә шакката мондый хәлләргә.

Алачык урынына аэропорт төземиләр

Алачык белән аэропортны чагыштырып та булмый, әлбәттә. Аларның эчтәлеге дә, колачы да башка. Ләкин Казандагы кайбер «шакмакбашлар» әллә нинди хикмәтләр чыгара. Башкала мэры Илсур Метшин үзе дә шакката мондый хәлләргә.

- Шәхси торак төзелешенә дип җир кишәрлеге алынган икән, димәк, анда шәхси торак йорт булырга тиеш. Тик кайберәүләрнең ничек башларына киләдер, янгын куркынычсызлыгы, янгын сүндерү чаралары һәм машиналар куеп тору урыны турында уйлап та тормыйча, өч катлы бина төзеп куялар, - диде Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә.

Мәсәлән, Вознесенское бистәсендә бер замана бае шәхси торак төзелешенә дип рәсмиләштергән кишәрлегендә өч катлы зур бина төзеттергән. Гомум мәйданы 900 квадрат метрны тәшкил иткән әлеге «аэропортны» сәүдә нокталары сыйфатында файдаланырга ниятләгәннәр.

- Казан буенча рөхсәтсез төзелгән 25 бина-корылма ачыкланды. Аларда СанПиН таләпләре үтәлмәгән. Инженерлык челтәрләренә дә рөхсәтсез ялганалар, салым түләмиләр, шул рәвешле шәһәр икътисадына зыян салалар. Хөкем карары нигезендә бу бина-корылмалар мәҗбүри сүттереләчәк. Хуҗаларына ясалган кисәтү вакыты тәмамланды. Күчемсез милек хуҗалары эшне үзләре башкармаса, рөхсәтсез төзелгән бина-корылма шәһәр хакимияте тарафыннан җимертеләчәк, - дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

«Азино» сәүдә комплексы янәшәсендә рөхсәтсез төзелгән автосервис корылмасын 27 сентябрьдә экскаватор җимереп ташлады инде.
- Шаукым үтеп китәр дип уйлыйлар. Үтеп китмәячәк, башбаштаклыкка түзеп тормаячакбыз, - дип искәртте мэр Илсур Метшин. - Һәр районда эзлекле рәвештә тәртип салачакбыз. Шәһәр үзәгеме, шәһәр читеме яки бистәме - аерма юк. Төзелешкә регламентлар федераль законнар белән билгеләнгән, аларны бозу кешеләр иминлегенә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Шәһәр хакимияте бер автосервисны җимертү белән тынычланыр әле дип уйлау хата булыр. Рөхсәтсез төзелгән 25 бина-корылманы сүтү өчен, шәһәр бюджетында 8 миллион сум акча билгеләнгән. Шәһәр хакимияте үзе сүттергән очракта, чыгым милек хуҗасыннан түләттерелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading