«Әкият» курчак театрында мөмкинлекләре чикле балалар сәнгать фестиваленең гала-концерты узды.
Скопировать ссылку
«Әкият» курчак театрында мөмкинлекләре чикле балалар сәнгать фестиваленең гала-концерты узды.
«Дуслар, кулны-кулга тотынышыйк» дип аталган фестиваль инде тугызынчы ел оештырыла. Ул вакытларда Дәрвишләр бистәсендәге балалар йорты һәм 6нчы мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар катнашында гына узган чара бүген бөтен республиканы колачлый. Быелгы концертта да 20 учреждениедән килгән 150дән артык бала катнашты.
- Мондый балалар өчен иң зур бәхет - үз сәләтләрен башкаларга да күрсәтә алу. Алар моңа ел дәвамында әзерләнә, - ди Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Ә менә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, алар бу бәйрәмдә яңа дуслар табалар.
- Монда килгән һәр кеше әлеге фестивальнең дустына әверелә. Минем монда чыгыш ясаучы балалар һәм өлкәннәр белән горурланасым килә. Без аларны фестиваль тәмамлангач та онытмыйбыз, тормышларын күзәтеп торабыз. Кемдер эшкә урнаша, кемдер укырга керә. Алар сәләтле балалар. Тормышны яратулары, һәр нәрсәгә башка төрле күзлектән караулары белән сәләтле. Безгә әле алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк, минем фикеремчә, әлеге фестиваль һәрберебезгә көчле энергия бирә. Никадәр уңай хис-кичерешләр алып китәбез, - ди ул.
Фестивальдә канат чыгарган балалар, яшүсмерләр дигәндә без, иң элек, бүгенге көндә күпләр өчен таныш булган Алексей Романовны атый алабыз. Кул чуклары булмаган килеш рояльдә уйнарга өйрәнгән егет Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Абязов җитәкчелегендә «La Primavera» оркестры белән чыгыш ясады. Ә күптән түгел генә ул Финляндиядә узган чарадан кайткан.
- Моннан тыш, фестивальнең тагын бер зур уңышы - «Мелодия в тишине» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын чыгару. Биредә төрле елларда фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаган инвалид балаларның әсәрләре туплап бирелгән. Шунысын да язып узарга кирәк, зур масштабта уза торган әлеге чара тулысы белән Совет районы депутатларының ярдәме белән оештырыла.
- Сез барыгыз да шулкадәр булган! - дип сәламләде аларны Казанның Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров. - Сез һәрвакытта да эшли алмаган эшләрне эшлисез. Бу фестиваль иҗат кешеләрен генә берләштерми, ә сезнең сәләтегезне арттырырга ярдәм итүчеләрне дә бергә җыя.
Чараның Яңа ел алдыннан уздырылуын искә алсак, балалар өчен бәйрәмнең «иң тәмле» һәм могҗизалы мизгеле, әлбәттә инде, Кыш бабай белән очрашу. Россиянең Кыш бабае кичә Казанга килеп җитте һәм туп-туры менә шушы сәләтле балаларны котларга да килде. Татарстан башкаласы - Яңа елның төп тылсымчысы сәяхәте маршрутында унберенче шәһәр. Ул үзе белән Кар кызын да алып килгән иде.
Комментарийлар