16+

Алданган өлешчеләр 2 меңнән артык

Шөкер, аларның “өлешләренә тигән көмешләрен” алырга ышаныч барлыкка килде. “Дом.РФ” фонды гарантия бирә.

Алданган өлешчеләр 2 меңнән артык

Шөкер, аларның “өлешләренә тигән көмешләрен” алырга ышаныч барлыкка килде. “Дом.РФ” фонды гарантия бирә.

Казанда узган ел “четерекле” тамгасы сугылган исемлектәге 30 торак йорт төзелешенең 23е тәмамланган. 4740 кеше фатир ачкычы алу бәхетенә ирешкән.
Хәзергә җиде йорт төзелеше тәмамланмаган санала. “ФОН” компаниясендәге дүрт йорттан 1556 кеше һәм “Свей” фирмасындагы өч йорттан 1063 кеше фатир көтә. Әлеге йортларны “Дом.РФ” фонды төзеп бетерәчәк. Моның өчен федераль бюджеттан – 6 миллиард һәм республика бюджетыннан 3 миллиард сум билгеләнде, – дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов 1 мартта узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Өлешле төзелеш турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, әгәр торак төзелешенең  тәмамлануы яки өлешчеләргә тапшыру вакыты 6 айдан да кичектерелсә, әлеге төзелеш “четерекле” төзелешләрнең бердәм реестрына алына. Төзелешне алып барган оешмага карата банкротлык процедура-гамәле кузгатыла, ә төзелеш объекты ахырына җиткерү өчен “Дом.РФ” федераль фондына тапшырыла.

Азат Нигъмәтҗанов сөйләгәнчә, башкалада узган ел күп фатирлы 52 йорт төзелгән, бу – 14 427 фатир дигән сүз. Шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча 2257 фатирлы сигез торак йорт сафка бастырылган. Шәхси торак төзелешендәге күрсәткеч 191 мең квадрат метрны тәшкил итә. Казан 884 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырып, Идел буе федераль округында беренчелекне яулаган.

Татарстандагы торак төзелешенең 33 проценты башкалага туры килә. Казанда җиткерелгән фатирларның 30 процентын республикадан читтә яшәүчеләр сатып ала.
Узган ел башкалада торак-бина төзелешендә 37,7 миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Күп фатирлы 52 йорт, социаль эчтәлектәге 27 бина, җитештерү яки склад сыйфатындагы 34 корылма һәм 55  административ-сәүдә бинасы сафка бастырылган.

Мэр Илсур Метшин төзелешләргә карата үзенең фикерләрен әйтте.
 – Төзелешләр – олы хезмәт нәтиҗәсе. Йокыдан уянуыбызга, күктән төшкән байлык түгел, – диде мэр Илсур Метшин. – Казанның төзеклеге өчен максатчан һәм эзлекле рәвештә эш алып барылды, төзелешләр дәвам иттереләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading