Балыкчыларны аңлый алмыйм инде мин. Эләксә-эләкмәсә дә сәгатьләр буе кармак чиерткәнне көтеп утырудан тәм табалар. Җәен бер хәл, кыш көне балыкка йөрүчеләргә аеруча гаҗәпләнәм. Шул суыкта бер урында көне буе утырып кара син! Кыскасы, балыкчылар белән якыннан танышу өчен бер көнне үзебез дә Кама Тамагына кайттык. Һәрчак миңа иптәш булып...
Буран ерып - «Буран»да
Кышкы көн. Сәгать иртәнге җиде. Буран чыгып тора. Көне әллә ни суык булмаса да, бер урында озаграк басып торсаң, сиздерә. Кама Тамагы районының пристань тирәсе балыкчылар белән тулы. Елгага кергәнче, яр кырыенда «Буран»нарына төялеп тәмәке көйрәтеп утырган бер көтү ир-атлар янына атладык. Балыкчылар икән. Профессионаллар. Лаеш балыкчылык хуҗалыгында эшлиләр.
- Элегрәк Кама Тамагының үзендә дә бар иде ул балык тапшыру урыны. Хәзер күптән юк инде. Бу сулыклар да районыбызныкы саналмый. Лаешка керә. Мин Кама Тамагында иң «карт» балыкчыдыр мөгаен. 27 ел балык тотам, - ди пенсия яшендәге Леонид Свиридов.
Кышын салкындыр? - дим.
- Төрле чак була инде. Түзәрлек. Җылы киенәбез, аякта махсус итекләр. Синең кебек киенеп балык тотып булмый инде анысы, болай кибеткә барсаң гына,- ди минем өстәге тун белән күн сапогиларыма ишарәләп.
- Җылыныр өчен «шайтан суын» да алып җибәрәсездер әле?
- Юк, ул бит җылытмый, биш минутка гына үзеңне герой итеп хис итәсең дә, катырак туңдыра. Термос белән чәй - иң яхшысы.
- Балык тотканда гадәттән тыш хәлләр буламы?
- Безнең төп эшебез балыкчылык булгач, һәр урынны биш бармагыбыз кебек беләбез. Гадәттә, андый очраклар белән һәвәскәрләр очраша инде. Менә әле көз көне генә бер балыкчыны дустым коткарды. Көчле дулкын көймәсен әйләндереп каплаган да, бу бата башлаган. Профессионаллар алай гомерләрен куркыныч астына куймыйлар. Кармакка тотып утыручылар чынлап та авыру бугай, аларны берни куркытмый. Боз ярылып агып китсә дә, балык тотуын дәвам итә әле алар.
- Балык эләгәме соң?
- Судак, берш, чехонь балыгы күбрәк эләгә. Чөгә балыгын (стерлядь) тотарга ярамый. Ул сирәк очрый торган балыклар исемлегенә кертелгән. Балык күп дип мактана алмыйбыз. Әлеге дә баягы шул һәвәскәрләр һәр тоткан балыкны капчыкларына сала бара. Аннары Иделдә балык юк диләр. Ә безгә бит аерым таләпләр бар. Һәр балыкның үз үлчәме билгеләнгән. Шуннан да кечерәген тотарга ярамый. Балык үрчергә тиеш.
Ул да түгел пристаньнең төрле ягыннан «Буран»нарына атланган кешеләр тыз-быз йөрергә тотынды. Баксаң, алар балыкчыларны боз аша ташый икән.
- Иделдә балыкчылар өчен өч тукталыш бар. «Буран»га махсус үзебез ясаган чаналар тактырабыз, кешеләрне төяп кирәкле урынга илтәбез. Бер тукталышка бару 150 сум. Кире дә алып кайтабыз, - ди балыкчыларны ташучы Айнур.
Бер баруда унлап кеше. Көненә ике рейс ясасалар гына да алты меңләп акча эшләргә була дигән сүз. Хәер, күбесе үз «Буран»нарында җилдерә. Тотылган «Буран» 200 мең сум тирәсе тора икән. Машина белән бозга керү тыела, ә «Буран» да теләсәң кая бар.
Буран тынарга уйламый. Ләкин балыкчылар үз эшләрендә. Әнә ике егет утыра. Аягыбыз җиңел булды тагын, без килеп басуга берш тоттылар. Кышын махсус «мормышка» дигән нәрсәгә тоталар икән. 40 сантиметр тирәсе калынлыктагы бозны борау белән тишкәннән соң да алты метр тирәнлеккә төшерәләр шул мормышка җебен. Балыкны кышын гадәттә вак балык - тюлькага тоталар. Монысыннан да бизнес ясаучылар бар. Вак балыкны аерым кешеләр тота, берсен 3 сумга саталар.
Чанасын сөйрәгән, башына фонарь таккан абзыйны туктамый булдыра алмадым. Мордовиядән килгән икән.
- Биш көнгә дип килдем. Монда фатир алып торам. Балыкчыларны кундыра торган махсус кешеләр бар. Бер көне 250 сум. Бүген төне буе балыкта идем, тоттым, - ди горур елмаеп.
Идел өстендә кара таплы ак нәрсә күренә. Буранда нәрсә икәнен төгәл генә аңлап булмый. Якынрак килеп карасак, кулдан ясалган чатыр икән. Эчендә бер бабай утыра. Балык тота.
- Менә әбидән качып чыктым әле, - ди кет-кет көлеп. - Ничә сәгать утырам - балыгы гына эләкми. Барыбер рәхәт, телевизордан аерылып торам бераз.
«98 килолы җәен тоттым»
Ике сәгать Идел буйлап йөреп күңел булды. Туңдырды да. Кайтышлый кечкенәдән балыкчы җене кагылган Андрей Левагин янына да сугылып чыктык. Ишегалдында ике «Буран»ы, моторлы көймәсен күреп шаккаттык. Андрейга әле 33 яшь кенә булса да, барысына да өлгергән үзе. Йортын да салып чыккан, ике баласы, хатыны бар, сарыклар да асрый, оста балык киптерә, түбә тарттыру белән дә шөгыльләнә.
- Кечкенәдән бабаем да, әтием дә балыкчылар иде. Балыктан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Барысыннан да бигрәк балык тоту процессы ошый. Дөрес хәзер кармакка күптән тоткан юк. Балыкчы булып эшли башлаганнан бирле вакыт юк. Гади балыкчыга ятьмәгә тотарга ярамый. Моның өчен 2000 сум штраф, - ди Андрей.
Ә менә эш вакытында ятьмәсенә эләгеп чыккан төрле алдавычлардан ул өендә күргәзмә дә ясап куйган.
- Балык кайсы вакыт яхшырак эләгә? - дип сорыйм.
- Һава торышы начаррак булган саен яхшырак диимме... Балыкка кислород җитми хәзер, ул йөзми, бер урында гына тора. Февраль-март аенда бөтенләй өмет итмә инде. Гадәттә, кыш башында судаклар яхшы эләгеп ала.
- Тоткан иң зур балыгыңны хәтерлисеңме?
- Ул чакта мин армиядән кайткан гына идем әле. Үзем дә 80 генә килолы. 98 килолы җәен тоттым. Чак сөйрәп чыгардым, -ди Андрей.
Кама Тамагына Идел якын булса, Яшел Үзән якларындагылар Зөягә күбрәк йөриләр. Хәер, тегендә дә, монда да читтән килгәннәр күп. Чувашия, Мордовия, Мари Элдан кадәр килүчеләр дә бар.
Рәхәт ял
Яшел Үзәннең Норлат авылында физика һәм информатика укытучысы Илшат Хәйруллин үзе турында, туганнан бирле балыкка йөрим инде мин, ди. Ул исә күбрәк ерткыч балыклар аулый. Гаражы тулы кармак. Җәен бер баруда дүртәр кармак алып барса, кышын бер белән генә тотып була, ди.
- Бер баруда иллешәр тишек бораулап кайтабыз, көне буе утырабыз. Салкын да сизелми. Кармакны үзебез ясыйбыз. « Бурак» дип атала ул. Һәр балыкның үз кармагы бит, сазан да яратабыз.Былтыр җәе буена 47 сазан тоттым, - ди.
Мин кергән көнне Илшат абый берәр килолы өч чуртан алып кайткан иде. Икесе ычкынып качкан икән.
- Балык тоту ул минем өчен җанны ял иттерү. Анда яшьлектәге дусларың белән очрашасың. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырсың, кызык хәлләр сөйлисең. Аннары үзем тоткан балыкны туганнарга бүләк итү, гаилә белән бергә утырып ашау да күңелле бит, - ди Илшат абый.
Балыкчылар белән сөйләшкәндә карыйм, Рамилнең күзләре яна. Әхә, мин әйтәм, моңа да йогып килә бу чир. 30 яшь туган көнемә юкка гына шундый сюрприз ясамаган икән: таңгы дүрттә елга буена алып китте, балык тоттык. Баштарак миңа да кызык тоелды бу шөгыль. Җәе буена берничә тапкыр үзем теләп ияреп бардым Рамилгә. Балык эләккәндә рәхәт, чиерткәндә дә йөрәк дерт итә. Ә менә сәгатьләр буе кармагыңны тотып суга төбәлеп утыра башлагач туйдырды. Машинага кереп йоклап та карыйм, алып килгән бутербродларны да ашап бетердем, бушка узган вакыт кызганыч. Ә Рамил шуннан кызык таба. Әле ниндидер шигырьләр дә такмаклый, шулай итсәң, балык эләгә, имеш.
Сүзен - сүзгә
«Сердәш» психологик ярдәм күрсәтү үзәгеннән психолог Гөлнара Ибраһимова:
- Балыкка йөрүчеләрне авыру дип әйтмәс идем мин. Киресенчә, шул рәвешле җаннарын ял иттерә, рухи яктан дәвалана алар. Балык тоту чын ир-атлар эшедер мөгаен. Болай да Россиядә соңгы елларда ир-атларның хатын-кызларга тартым булулары сизелә. Экраннарда итәк киеп тамаша күрсәтеп йөргәнче, чын ир-ат балыкка барса яхшырактыр. Балыкка йөрүне бәйлелек дип тә өздереп әйтеп булмый. Бу кешенең тормыш мәшәкатьләреннән арынып торуы, төрле стресслардан шул рәвешле саклану чарасы. Балыкчылар арасында шундый сүз йөри бит, балык тотып уздырган вакыт өстәмә бирелә, гомер озынлыгына керми диләр. Күрәсең, монда хаклык та бардыр. Бу вакытта алар рәхәтлек ала. Дөрес, тормышын куркыныч астына куючылар да бар. Монысы инде балык тоту белән генә бәйле түгел. Шундый холыклы кешеләр була, алар тормышның мәгънәсен бары куркыныч килгәндә генә тоя башлыйлар. Моны психологиядә яшерен суицид дип тә атыйлар. Алар экстрим яраталар. Шуңа да боз астына китсәләр, үлемнән калсалар да балыкка йөрүләрен дәвам итәләр. Кемдер туктап та кала. Ә холкы шундый булган кешегә барыбер.
Фото: Рамил Мозаффаров
Комментарийлар