16+

Алинә Медведева: «Брошкаларны өч-дүрт көндә өлгертәм»

Алинә Медведева ясаган брошкаларның матурлыгын, төрлелеген күреп, күзләр камаша.  Икътисадчы һөнәрен үзләштерсә дә, күңеле иҗатка тарткан. Ул эшләнмәләрне иҗат димичә, тагын ни дисең инде?

Алинә Медведева: «Брошкаларны өч-дүрт көндә өлгертәм»

Алинә Медведева ясаган брошкаларның матурлыгын, төрлелеген күреп, күзләр камаша.  Икътисадчы һөнәрен үзләштерсә дә, күңеле иҗатка тарткан. Ул эшләнмәләрне иҗат димичә, тагын ни дисең инде?

“Эшемнән китеп, брошкалар ясарга хыялланам”
Аларда бит кул җылысы гына түгел, күз нурлары, йөрәк түреннән чыккан ярату да саклана. 

– Брошкалар ясау идеясе чагыштырмача күптән түгел генә туды. Иң әүвәл якаларга бисер чигү белән шөгыльләнеп карадым, аннары тегү һәм маникюр курсларын үттем. Әмма шул өлкәләрнең берсе дә йөрәгемә үтеп керә алмады. 2019 елда интернет киңлекләрендә очраклы рәвештә генә кулдан эшләнгән брошкага юлыктым. Ул миңа шундый ошады! Шуннан соң мин Ютуб каналында видео дәресләр эзли башладым, – дип сөйли Алинә. 

Беренче брошкамны мәктәп елларныннан калган сәйләннәрдән ясаган ул. Берничә ай үткәч, аны сатуга куеп карарга булган. Аннан соң тагын берне, тагын берне... 

– Аларның барысын да алып бетерделәр! Әлбәттә, мин бик гаҗәпләндем. Шул рәвешле, бу эшкә бар җаным белән гашыйк булдым, – ди кул остасы. – Бер брошка ясауга күпме вакыт китүен әйтүе авыр, чөнки һәрвакыт төрлечә килеп чыга. Әгәр заказ ашыгыч икән, өч-дүрт көндә өлгертәм. Ә башка очракларда, гадәттә, озагракка сузыла, чөнки ике тиктормас улым белән төнлә генә эшләү мөмкинлеге туа – өйдәгеләр барысы да татлы йокыга талгач. 

Кул эшләнмәләре ясау шөгыль генә, медицина үзәгендә хисапчы булып эшли Алинә. Әйтүенчә, иң күп сорала торган брошкалар – татар бизәкләре белән эшләнгәннәре һәм каурыйлар икән. 
Уртача алганда, брошкаларны мең сумга сата. Бәяләр, әлбәттә, эшләнмәнең зурлыгыннан, катлаулылыгыннан һәм кулланылган материаллардан чыгып исәпләнә. 

– Россиядә тыелган социаль челтәр буенча элек заказлар шактый килә иде. Ул эшләми башлагач, сизелерлек кимеде. Әмма моңа артык борчылмыйм, чөнки төп эшем бар, ә кул эшләнмәләре, керем алудан бигрәк, күңелемне куандыру өчен кирәк. Шулай да, кайчан да булса, хисапчы эше белән хушлашып, брошкалар ясау белән генә шөгыльләнү хыялы юк түгел, – дип хыялга бирелә Алинә.

Тортлар пешерү белән дә мавыга ул. “Беренчесен улымның өч яшьлегенә әзерләгән идем. Хәзерге вакытта заказга да пешерәм, әмма еш түгел. Күбрәк туганнарның, дусларның, танышларның үтенечләре буенча эшлим”, – диде безгә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading