16+

«Җан белән сөйләшү» дөрес юл сайларга булыша

Мәүлид бәйрәмендә Мәскәүнең ун мең кешелек "Крокус сити холл» концертлар залында "Җан белән сөйләшү" дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителгән иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)га багышланган мәдәни чара беренче тапкыр яңа формата үтте. Зур уңыш белән барган әлеге тамаша белән төбәкләргә дә чыгарга булганнар.

«Җан белән сөйләшү» дөрес юл сайларга булыша

Мәүлид бәйрәмендә Мәскәүнең ун мең кешелек "Крокус сити холл» концертлар залында "Җан белән сөйләшү" дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителгән иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)га багышланган мәдәни чара беренче тапкыр яңа формата үтте. Зур уңыш белән барган әлеге тамаша белән төбәкләргә дә чыгарга булганнар.

Мәскәүдән соң аны беренче тапкыр Казан тамашачасы күрә. Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров башкара. Куелышта "Сүзләрсез" бию театры артистлары һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Голос» проектында катнашкан Шәрип Умханов һәм кырыкка якын башка артист катнаша.

"Җан белән сөйләшү" үз эченә сәнгатьнең бөтен төрен дә ала, анда драматик театрны да, музыкаль композицияләрне дә, балет хореографиясен дә күрергә була.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое - тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Ул уңышсызлыкларының сәбәбен янәшәдәге кешеләрдән күрә, спектакль дәвамында рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез яшәгән чорның һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шаһиты була. Спектакльдә Фәрештә белән Иблис рольләрен исә билгеле дин әһеле Шамил Әләүтдинов белән шагыйрь, сценарийның авторы Ренат Абянов башкара.

- Мәүлид бәйрәме, гадәттә, вәгазьләр сөйләүгә кайтып кала. Бу юлы исә без яңалык кертергә уйладык. Аны гадәти булмаган форматта эшләдек. Әлеге проект кешегә бернәрсәне дә көчләп такмый, ә тәэсир көче исә үтемлерәк, - диде Ренат Абянов журналистлар белән булган очрашуда.

Марат Бәшәров исә спектакльдәге ролен язмыш тарафыннан бирелгән бүләк итеп кабул иткән. Журналистларның ни өчен нәкъ менә сезне сайлап алдылар дигән соравына да ул Аллаһы Тәгалә сайлады дип җавап кайтарды. Мәскәүдә узган тамашаны карарга аның дуслары - телевидение алып баручылары Александр белән Екатерина Стриженовлар да килгән. Чарага килгән халык алардан, сез мөселманмы әллә, дип тә сораган.



- Спектакль төрле конфессия кешеләре өчен эшләнгән. Аллаһы Тәгалә бер, без кешеләр дә бертөрле хаталар ясыйбыз, гөнаһларыбыз да охшаган була. Әлеге тамаша безгә дөрес юл сайларга булыша. Бу җирдә син кем дигән сорауга җавап табарга булыша, - диде актер.

Проектның җитәкчесе - Илдар хәзрәт Әләүтдинов, режиссеры - Илдар Кәрим, сценарий авторы - Ренат Әбәнов һәм Илгиз Зәйни.
Казандагы чараны Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары диния нәзарәте Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәм "Хозур" нәшрият йорты ярдәме белән оештыра.









Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading