16+

Ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме артты

Хәзер ана капиталын торак шартларын яхшырту, баланы укыту һәм әни кешегә пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру өчен генә түгел, инвалид балага социаль адаптация һәм җәмгыятькә яраклашу өчен кирәкле товарлар сатып алу һәм медицина хезмәтләренә түләү өчен дә файдаланырга мөмкин булачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова шулай дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ана капиталын әлеге максаттан кулану өчен балага өч яше тулганны көтәргә кирәкми.
- Моның өчен Пенсия фондына, паспорттан тыш, сертификат иясе инвалид баланың реабилитация һәм абилитация буенча шәхси программасын, товарлар алуга яки хезмәтләр өчен киткән чыгымнарны раслаучы документ, товарның туры килүе турындагы акт, кредит оешмасындагы исәп-хисап реквизитларын тапшырырга кирәк, - ди ул.

Гөлсинә Сабированың әйтүенчә, Татарстанда инвалид балалары һәм ана капиталы сертификатлары булган гаиләләр 1900, әлегә аларның берсе дә бу мөмкинлектән файдаланмаган.

Тагын бер яңалык - узган елдан аермалы буларак, 2016 елның 1 июленнән ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме 20000 сумнан 25000 сумга кадәр күтәрелгән. Билгеле булганча, ана капиталы сертификатына ия булган (яки 2016 елның 30 сентябренә кадәр аңа хокук алган) гаиләләр, бу акчаны кулланмаган булсалар, аның 25 мең сумын кирәк-яракка тоту өчен ала алалар. Моның өчен 30 ноябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза бирергә кирәк. 1 июльдән мондый гаризалар электрон юл белән дә кабул ителә.

Фото: informvest.net

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading