Ана капиталына акчалата алу яхшыракмы, әллә машиналатамы?
Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертергә уйлыйлар. 23 март көнне Дәүләт Думасында бу темага закон проектын караячаклар. Депутатлар ана капиталын балага 18 яшь тулганчы ай саен бүлеп түләргә тәкъдим итә. Дөрес, кайбер җитәкчеләр моның белән килешми.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
«Ярып карау хәленә җиткәнче бу дөньяда әле яшәргә кирәк...»: Дәүләт Советында янә мөһим сөйләшү
-
#Авыл
Әтнәдә булган хәлдән соң да сабак ала белмиләр
-
#Дин
Кайсы сүз гайбәт булып санала?
-
#Кыскача яңалыклар
Этләр талаган 9 яшьлек кызчык вафат булган
-
#Язмалар
Музыка өчен чыккан ызгыш үлемгә китергән: Чаллыда коточкыч фаҗига
loading
Башта Россиядәге гаиләләрнең бу пособиегә мохтаҗмы-түгелме икәнен ачыкларга кирәк дип саный. ЛДПР партиясе вәкилләренең исә ана капиталына карата үз тәкъдимнәре. Күпбалалы гаиләләргә, инвалид балалары булганнарга ана капиталын машиналата бирү кулайрак булыр иде, ди алар. RT хәбәр итүенчә, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә коммуникацияләре тоташкан җир кишәрлекләре, ә гаиләдә җиде һәм аннан да күбрәк бала булганда «Газель» машинасы бирү отышлы булыр иде дип уйлыйлар. Ә сезнеңчә ничек? Ана капиталын ничек түләсәләр яхшырак дип саныйсыз?
Комментарийлар