16+

Англиядә яшәүче Айгөл әбисенең васыятен үти – татар телен онытмый

Англиядә яшәүче группадаш кыз Лилия Сербан белән еш аралашабыз. Ул сөйләшкән саен чит илдәге тормыш, андагы татарлар белән таныштыра. Баксаң, Англиядә Татарстаннан күченеп килеп яшәүчеләр сирәк булса да очрый икән. Шуларның берсе – Айгөл.

Англиядә яшәүче Айгөл әбисенең васыятен үти – татар телен онытмый

Англиядә яшәүче группадаш кыз Лилия Сербан белән еш аралашабыз. Ул сөйләшкән саен чит илдәге тормыш, андагы татарлар белән таныштыра. Баксаң, Англиядә Татарстаннан күченеп килеп яшәүчеләр сирәк булса да очрый икән. Шуларның берсе – Айгөл.

Тумышы белән Азнакай районыннан ул.
Татар гуманитар университетының 4нче курсында укыган чакта ук кыз студентлар өчен махсус программа буенча Англиягә борчак җыярга барган булган. Ул вакытта ук чит илнең табигатенә, елга күлләренә гашыйк булган. Ферма хуҗасы да татар кызларын хөрмәт иткән. “Кичләрен ферма хуҗасы белән татарлар тормышы, гореф-гадәтләр турында сөйләшеп утыра идек”, – дип сөйли Айгөл.

Укуын тәмамлаганнан соң татар-инглиз теле белгече бер төзелеш компаниясенә тәрҗемәче булып эшкә урнашкан. Шунда килешүләр төзергә килгән чит ил кешесе – Марк белән танышкан. Егетнең акыллы, чибәр, зәвыклы булуы шунда ук җәлеп иткән кызны. Күп тә үтми яшьләр кавышкан һәм Айгөл Англиягә яшәргә күченгән.

Яңа тормыш, яңа традицияләр... Тик Айгөл чит илдә үзен ят кеше итеп тоймый. Балалар бакчасына эшкә урнашкан. Лилия аларга еш кына кунакка бара. “Бергә татар җырларын тыңлыйбыз, биибез, җырлыйбыз. Марк кайчак үзе дә татар җырларының мәгънәсе белән кызыксына. Айгөл аңа кайбер татарча сүзләр дә өйрәткән: “Исәнмесез”, “сау булыгыз”, “рәхмәт”... Алар хәтта Корбан бәйрәмен дә уздыра. Бу көнне корбанга сарык чалалар. Марк татарларны кунакчыл ди, хөрмәт итә. Ауга йөрергә ярата. Фазан, үрдәк, каз тотып кайта. Әле бакчаларындагы буада алтын балыклар да үрчетә башладылар”, – дип сөйли Лилия әлеге гаилә турында.

Айгөлнең әбисе гел: “Ипи, тозлык булса да татарчаны белегез”, – дип әйтә торган булган. Әбисенең васыятен үтәп, Айгөл чит илдә дә туган телен онытмый. Улы Чыңгыз да татарча сөйләшә. Ни хикмәт, ул русчаны белми дә. Гаиләдә инглиз һәм татар телендә генә аралашалар. Чыңгыз футбол белән кызыксына икән.
Айгөл якыннарын татар милли ризыкларын пешереп сыйлый. Бигрәк тә токмачлы аш, кыстыбыйларын гаиләдәгеләр яратып ашый икән. “Кеше кайда гына яшәсә дә туган телен, милли гореф-гадәтләрне онытырга тиеш түгел”, – ди Айгөл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading