Язмыш кешене кайларда һәм нинди юлларда гына йөртми! Кайберләрен генә күздән кичерик. Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәре. Әтнә районының Олы Бәрәзә авылы. Горький шәһәре. II Белорус фронты составында (командующие - Рокоссовский) Польша җирләрен, Кенигсбергны азат итү. Аннары Берлин һәм Кольсдорф шәһәрләре...
Бөек Ватан сугышы ветераны, 87 яшьлек Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова хәзер Казан янындагы Осиново бистәсендә яши. Җәйге матур көннәрне Олы Бәрәзә авылына кайтып ял итә, оныклары белән юана. Санап чыгарды: бүгенге көндә унбиш оныгы һәм оныкчыгы бар икән аның! Оныкларының һәммәсе дә, олылап, саф татарча: «Дәү әни», - дип эндәшәләр аңа.Мөршидә әбинең сөйләгәннәрен тыңласаң, үзе бер китап язарлык.
...Сугыш башлангач, эвакуацияләнеп, аларның гаиләсе Подольскидан әтисенең туган авылы Олы Бәрәзәгә кайтып урнаша. Авылда кызу эш вакыты. Шәһәрдә туып-үскән 15 яшьлек шәһәр кызын «молотилка»га билгелиләр. «Урак күргәнем юк, чабата бавын да бәйли белми идем», - дип көлемсерәп искә ала ул бик еракта калган үсмер чагын. Аннары - урман кисү, торф чыгару эшләре, район читендәге кыр-басуда хәрби өйрәнү дәресләре...
Менә шундый игелекле мәшәкатьләр белән ике ел вакыт узып та китә. 1943 елның көзендә, бертөркем комсомол яшьләр белән, сугышка алалар аны. Ике-өч көннән соң, 50ләп кыз, баржага төялеп, Горький шәһәренә барып җитәләр. Биредә аларны радиотелефонист һөнәренә укыталар. Аннары инде Берлингача сузылачак фронт юллары башлана...
Белоруссиядәге партизаннар командиры легендар Ковпакны да якыннан күрергә туры килә аңа. «Бик ыспай, күркәм кеше иде», - дип искә ала ул аны.
Германия башкаласында каты сугышлар барган чакта Шпрее елгасы аша катерга утырып качарга җыенган фашист солдатларын тоткарлыйлар. Бу көннәрдә радист кызлар рация наушнигын колакларыннан төшерми диярлек, чөнки хәбәр арты яңа хәбәр агылып кына тора... Ниһаять, Җиңү хәбәре һәм автоматтан аткан тетрәткеч салютлар! Һәр почмактан диярлек куркыныч янап торуга карамастан, кызлар, кыюланып, Рейхстагка баралар, атаклы Бранденбург капкасына киләләр. Менә шул чакта татар кызы да кирпеч кисәге белән диварга үзенең имзасын сырлап яза...
Биш ай дәвамындагы хезмәттән соң, 20 яшьлек Мөршидә авылына кайтып төшә. Клубта Бәрәзә егете Тәлгать белән таныша. Туып-үскән шәһәре Подольскига китәргә җыенганда гына, егете, яучы җибәреп, авылда бөтенләйгә алып кала кызны.
Фронтлар кичеп кайткан кызның хезмәт биографиясе алга таба мәгариф өлкәсенә бәйле. Озак еллар Комыргуҗа, Олы Бәрәзә мәктәпләрендә башлангыч сыйныф балаларын укыта. Сугыштан ике тапкыр яраланып кайткан ире Тәлгать тә - укытучы, 30 елдан артык мәктәп директоры вазифасын башкара.
Аларның һәр икесенең язмышында зур бер илнең тарихи сәхифәләре дә чагыла кебек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар