16+

Апрельдә тәмамла, майга калдырма

Декларацияне вакытында тапшырсаң, җаның тыныч булыр.

Апрельдә тәмамла, майга калдырма

Декларацияне вакытында тапшырсаң, җаның тыныч булыр.

2024 елның 2 маена кадәр, 2023 елда алынган керемнәр өчен, салым органнарына декларация тапшырырга кирәк.

Салым фаразы
Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 9 апрельдә Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләгәнчә, 500 мең тирәсе кеше декларация тапшырыр һәм алардан кергән салым түләүләре 4 миллиард сумны тәшкил итәр, дип уйланыла.

– Бүгенгә 235 мең кеше декларация тапшырды, салым түләүләре 1,3 миллиард сум булды. Татарстанда физик затларның 11 миллиард 7 миллион сум салым бурычы бар, - диде Марат Сафиуллин.

Республикада дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында 1,7 миллион кеше үзенең шәхси кабинетын булдырган. Күпчелек кеше үзенең салым түләүләрен электрон рәвештә башкара. Салымнарны салым инспекциясендә һәм МФЦ бүлекчәләрендә дә түләргә мөмкин. Әгәр кеше декларация тапшырырга өлгермәсә, салым органы үзләренең мәгълүмат базасындагы мәгълүматларга таянып, физик затка салымны автомат рәвештә билгели. Салым түләмәүчеләргә вакыт срогы узганнан соң пени өстәлә башлый һәм штраф салына.

Кемнәр декларация тапшыра?
Физик зат, мисал өчен, күчемсез милек сатса, якын туганы булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләк алса, милекне арендага бирсә, декларация тапшырырга тиеш. Бу таләп лотерея уенында 4 мең сумнан 15 мең сумга кадәр отыш откан кешеләргә дә кагыла. Шулай ук, шәхси эшкуарлар һәм нотариуслар, шәхси кабинет ачкан адвокатлар да декларация тапшырырга тиеш. 

Үзмәшгульнең үз салымы
Кеше үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән очракта, һөнәри эшчәнлек кеременә генә салым (НПД) түли, ә табыш яки физик зат керемнәре салымын (НДФЛ) түләми, ягъни декларация тапшырмый. Үзмәшгуль әгәр физик затларга товар сатса, кеременең 4 проценты күләмендә, ә юридик затларга товар сатса, кеременең 6 проценты күләмендә ай саен салым түләве күчерә. Керемнәр хисабы мобиль кушымтада исәпләп барыла. Салым үзмәшгульнең шәхси кабинетында “Мой налог” кушымтасында ФНС сайтында яки банк кушымтасында түләнелә. 

Салым чигерүе
– Узган ел 13,7 миллиард сум салым чигерүе кайтарып түләнде, быел ул 14 миллиард сум булыр, - диде Марат Сафиуллин.
Мәсәлән, 2025 елдан башлап уку өчен түләнгән акчаның 110 мең сумын кире кайтарып алырга мөмкин булачак, хәзергә 50 мең сумны гына кайтарып алып була иде. Күчемсез милек сатып алган, ипотека процентын түләгән, дәваланган, укыган, физкультура хезмәтләреннән файдаланган очракларда салым чигерүен алырга була.

Йорт – черегән, фатир – искергән
Сатып җибәрелгән йорт, фатир, бакча өе бәясе 1 миллион сумнан артмаган очракта, аның өчен декларация тапшырылмый.
– Йорт яки фатир 10-15 миллион сумлык, ди. Салым түләмәс өчен аның бәясен 1 миллион сумнан киметеп күрсәтеп, хәйлә коручылар бармы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

– Сату-алу килешүе төзелгән икән, кадастр хезмәте йортның, фатирның яки башка күчемсез милекнең кадастр бәясен исәпләп чыгара. Шул рәвешле, йортның чынлыктагы бәясенә туры килерлек коэффициент өстәлә, чынлыктагы бәяне яшереп булмый, - диде   Марат Сфиуллин. 

“5 миллион сумлылар”
Татарстанда узган ел 5500гә якын кешенең еллык кереме 5 миллион сумнан артык булган. Алар керемнәргә салымны зурайтылган ставкада – 15 процент күләмендә түли.

Марат Сафиуллин әйткәнчә, елына 5 миллион сумнан күбрәк керем алучылар саны елдан-ел арта бара. Хәзер салым ставкасы керем күләменә бәйле рәвештә билгеләнә. Әгәр сезнең еллык керемегез 5 миллион сумнан азрак икән, салым күләме – 13 процент, ә 5 миллион сумнан артса – 15 процент. Республика бюджетына “5 миллион сумлылардан” 190 миллион сум салым түләве кергән.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сорау: эгэрдэ, кучемсез милек минем милкем булып 7 ел торса, мин декларация тапшырырга тиешме?

    Мөһим

    loading