16+

Армиягә барсаң, эшкә аптырамыйсың

2016 елгы көзге чакырылыш барышында хәрби хезмәткә 152 мең кеше чакырылган.

Армиягә барсаң, эшкә аптырамыйсың

2016 елгы көзге чакырылыш барышында хәрби хезмәткә 152 мең кеше чакырылган.

Бу хакта Россия Кораллы көчләр генштабының баш оештыру-мобилизацияләү идарәсе җитәкчесе, генерал-полковник Василий Тошканкуров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Ул чакырылыш кампаниясен оештыруда Татарстанны лидерлар рәтендә атады.

Хәрби хезмәткә чакыры­лучыларның шактые - югары белемле. Әгәр моннан 15 ел элек хәрби хезмәткә алынучыларның 3 проценты гына югары белемле булган булса, хәзер исә бу күрсәткеч 19 проценттан артып китә икән. Татарстан монда да лидерлар исемлегендә. 2016 елгы көзге чакырылыш егетләренең 26,5 проценты югары уку йортларын тәмамлаган, яртысыннан күбрәге - урта-махсус, ә калганнары - гомуми урта белемлеләр.
- Закон буенча - аларга сайлау мөмкинлеге бирелә - бер ел хезмәт итәргә дә, ике ел контракт буенча хезмәт итәргә дә мөмкин. Югары белемле хәрбиләрне, кагыйдә буларак, без укыту берләшмәләренә, хәрби частьларга белгечләр әзерләргә, ә бик сәләтлеләрен фәнни роталарга җибәрәбез, - дип сөйләде Василий Тошканкуров.

Татарстанда хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә, шуңа да ул студентлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашуны сорады.
- Югары уку йортлары студентларын хәрби хезмәтне үтәргә үгетләү өчен, без вуз ректорларын районның хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре составына керттек. Ә ректорлар советы рәисе -КФУ ректоры Илшат Гафуров - рес­публика чакыру комиссия­се составында, - дип аңлатты премьер-министр урынбасары Алексей Песошин.

Моннан тыш, республиканың һәр университетына, институтына хәрби комиссариаттан бер куратор беркетелгән. Алар хәрби хезмәткә әзерләү, аны узу буенча аңлату эшләре алып баралар. Укыту корпусларында, тулай торакларда «Призывник почмагы» эшләп куелган. Чыгарылыш курс студенты медкомиссия узу өчен военкоматка килергә чакыру кәгазен дә үз деканатында ала, дип кайбер детальләргә тукталды республиканың вице-премьеры.

Булачак солдатларның сәламәтлеге исә студентлар сырхауханәләрендә тикшерелеп тора. Аларның күбесе спорт белән шөгыльләнә. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хезмәтне узып кайткан элеккеге студентлар белән очрашулар да үзенең нәтиҗәсен бирми калмый. Шунысы кызык, егетләрнең күбесе контракт буенча хезмәт итәргә кала икән.
Армиядә хезмәт итеп чыныгып кайткан яшь белгечне эшкә дә теләп алалар.

- Безнең Казан авиация заводы, «КАМАЗ», Оргсинтез, Түбәнкаманефтехим кебек сәнәгать гигантлары хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан гражданнар арасында махсус эш алып бара, предприятиеләрдә аларга эш урыннары тәкъдим итә, - дип басым ясады Алексей Песошин.



Фото: severpost.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading