16+

Арта, әмма кире кайта

Районнан апа шалтырата: - Бездә яңа елдан балалар бакчасына түләү түгәрәкләре ние белән 4 мең була имеш, дөресме икән бу? Шулай була калса, мин өйдә генә утырам, ике балага бакча өчен түләргә хезмәт хакым да җитмәячәк. Дүрт меңгә үк җитмәсә дә, балалар бакчасына түләү бәяләре чынлап та артачак икән шул....

Арта, әмма кире кайта

Районнан апа шалтырата: - Бездә яңа елдан балалар бакчасына түләү түгәрәкләре ние белән 4 мең була имеш, дөресме икән бу? Шулай була калса, мин өйдә генә утырам, ике балага бакча өчен түләргә хезмәт хакым да җитмәячәк. Дүрт меңгә үк җитмәсә дә, балалар бакчасына түләү бәяләре чынлап та артачак икән шул....

Районнан апа шалтырата:

- Бездә яңа елдан балалар бакчасына түләү түгәрәкләре ние белән 4 мең була имеш, дөресме икән бу? Шулай була калса, мин өйдә генә утырам, ике балага бакча өчен түләргә хезмәт хакым да җитмәячәк.

Дүрт меңгә үк җитмәсә дә, балалар бакчасына түләү бәяләре чынлап та артачак икән шул. Югыйсә, моннан бер-ике атна элек кенә тиешле урыннарга кызыксынып шалтыраткач, әлегә бернинди үзгәрешләр дә көтелми, дип җавапласалар да, шушы көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетының нигезләмәсе басылып чыкты. Анда киләсе елның беренче гыйнвареннән балалар бакчаларына түләү бәяләре билгеләнгән. Әйтик, 10,5 сәгать эшләүче төркемгә йөргән 3-7 яшьлек балага ай саен уртача 1287 сум чыгарып бирергә туры киләчәк. Узган ел исә шундый ук төркем өчен бу сумма 1144 сумны тәшкил итә иде. Уртача дигәне чынбарлыктан шактый аерыла. Мәсәлән, сеңлем 4 яшьлек кызына ай саен 2300 сум тирәсе түләп бара. Әле монда һәрберсе 500әр сум торган берничә түгәрәк исәпкә алынмаган.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында икътисад бүлеге җитәкчесе Лилия Башаркина:

- Илдәге икътисади хәлне истә тотып, балалар бакчаларында да бәяләр артуы әллә ни яңалык булмас, бәяләр артса да, дәүләт ярдәме дә бар бит, балалар бакчасына түләгән акчалар өчен компенсация каралган, - ди.

Компенсацияләргә килгәндә, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында компенсацияне кайтару тәртибендә үзгәрешләр көтелми, диделәр. Дәүләт балалар бакчасына уртача түләү суммасының беренче балага - 20 процентын, икенчесенә - 50 процентын, өченчесенә 70 процентын кайтара. Саннарга күчерсәк, быел бу ташлама беренче бала өчен 228, 80 сумны тәшкил итә иде (киләсе елдан 1287нең 20 проценты = 257 сум тирәсе булачак). Бу сумма айлык керем күләменә бәйле түгел, һәркемгә дә түләнә.

Былтыр балалар бакчаларына түләү бәяләре кинәт арткач, күп ата-ана аптырашта калды. Дәүләт исә ярдәм йөзеннән тагын өстәмә
компенсация билгеләде. Халыкка уңайлы булсын өчен, документларны кабул итәргә районның социаль яклау бүлекләреннән хезмәткәрләр үзләре балалар бакчаларына киләләр иде. Бүген бу компенсацияне Татарстан буенча 130 меңнән артык гаилә ала икән. Шулай да бу ярдәмнән бөтен кеше дә файдалана алмый. Компенсация гаиләнең кеременә бәйле рәвештә билгеләнә. Айлык керем гаиләдәге бер кешегә 20 меңнән арткан очракта компенсация бөтенләй каралмаган. Ә саннарга килгәндә, быел 2300 сум түләүчеләр
(гаиләдәге керем бер кешегә 10 меңнән кимрәк булганда) 691, 20 сум кайтара ала. Димәк, 3-7 яшькә кадәрле беренче балаң өчен барлыгы 691, 20 + 228, 80 = 920 сум ташлама каралган дигән сүз. Гади итеп әйткәндә, ай саен түләгән 2300 сумның 920 сумы кайтып бара. Ни дисәң дә, ярап куя бу акча. Ай саен күпме ташлама тиеш икәнен үзеңә дә исәпләргә була. https://uslugi.tatarstan.ru сайтында компенсация түләүләрен җайлы гына санап чыгара торган калькулятор бар.

Яңа елдан яңа бәяләр. Без моңа күнектек бугай инде. Ел саен гыйнвар башында торак-коммуналь хезмәтләргә, ашамлыкка бәяләр күтәрелеп ала. Балалар бакчалары да искәрмә түгел. Бу хәбәр килеп ирешкән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең күбесендә моны тыныч кабул иткәннәр.

- Ярый әле дәүләт балалар бакчасына эләгә алдык, түләвен ничек тә тырышырбыз, шәхси балалар бакчасында аена 7-8 мең бирергә
кирәк бит, - ди улын Совет районының 50 нче балалар бакчасына йөртүче күршебез.

Фото: Марсель Бадыкшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading