16+

Артист Зөфәр Харисов: «Андый балалар яныннан узганда, “Ходаем күрсәтмәсен” дип үтеп китәбез. Әмма алар белән аралашкач, карашым үзгәрде»

Кәрим Тинчурин театры каршында сәламәтлеге чикле балалар өчен “Могҗиза” студиясе эшләп килә. 4 декабрьдә аның кысаларында әзерләнгән “Миһербанлык” спектакленең премьерасын карап булачак.

Артист Зөфәр Харисов: «Андый балалар яныннан узганда, “Ходаем күрсәтмәсен” дип үтеп китәбез. Әмма алар белән аралашкач, карашым үзгәрде»

Кәрим Тинчурин театры каршында сәламәтлеге чикле балалар өчен “Могҗиза” студиясе эшләп килә. 4 декабрьдә аның кысаларында әзерләнгән “Миһербанлык” спектакленең премьерасын карап булачак.

“Миһербанлык” спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләре чиксез булуын күрсәтү. Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль “Во благо вместе” инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнгән.

“Мондый уй күптән – бер-ике ел йөрде. Альбина Фәрид кызы белән (Сәлимгәрәева – авт.) без таныш идек, әмма бу темага сөйләшкән булмады. Аннан соң бер сөйләшү барышында: “Бездән – сәхнә, укытучылар, режиссер, ә сездән – балалар”, – дидек тә, шулай башлап җибәрдек. Кемне укытучы итеп куярга дигәндә, башыма шундук Зөфәр абый (Харисов – авт.) килде. Бүтән кешене уйламадым да”, – ди К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. “Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрның яшь артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

“Бу проектны Фәнис Наил улы белән (Мөсәгыйтов – авт.) тудырганда, балаларны иҗади яктан ачу максатын гына куймаган идек, аларның күпмедер вакыттан соң акча да эшләүләрен теләдек. Хәзер шундый проблемага юлыктык: балалар үзенчәлекле булганга күрә, билетлар сата алмыйбыз. Безнең кулдан килә торган максималь эш – хәйрия тартмаларын урнаштыру. Канун буенча сәламәтлекләре чикләнгән балалар катнашкан чараларда акча алу тыела”, – дип аңлатып үтте Альбина Сәлимгәрәева. 

Шунлыктан, спектакль карарга килүчеләр мөмкинлекләреннән һәм теләкләреннән чыгып ярдәм итә ала. Бу акчалар проектта катнашучы балаларга тапшырылачак.

“Мин башта бик нык карыштым. Без андый балалар яныннан узганда, “Ходаем күрсәтмәсен, балаларыбызга насыйп итмәсен” дип, ул якка карамаска тырышыбрак үтеп китәбез бит. Моңа алынуым үз-үземне җиңү булды. Ә инде бергә-бер күзгә карап эшли башлагач, минем тормышка карашым да, тормышым да үзгәрде. Язмышыма да, миңа ышанып тапшырган җитәкчеләргә дә рәхмәтлемен”, –  дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Зөфәр Харисов. 
Студия оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15кә җиткән. 

“Миһербанлык” спектакленең премьерасы 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading