16+

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе майда тапшырылачак

Казан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен киләсе елның 9 маенда тапшырырга ниятлиләр. Ә апрель аенда операцияләр үткәрелә башлаячак дип көтелә.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе майда тапшырылачак

Казан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен киләсе елның 9 маенда тапшырырга ниятлиләр. Ә апрель аенда операцияләр үткәрелә башлаячак дип көтелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа хастаханәнең төзелеш эшләре белән танышты. Клиника буенча экскурсияне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үткәрде. Хастаханәнең кабул итү бүлегендә бүгенге көндә заманча югары технологияле җиһазларны урнаштыру буенча монтажлау эшләре бара. УЗИ диагностикасы, компьютер томографиясе, рентгенаппарат урнаштырыла. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 12 катлы корпусында 487 урынлы 12 бүлек, даруханә, операция һәм реанимация блоклары, диагностика бүлеге булачак.
Айрат Фәррахов шулай ук хәл ителәсе мәсьәләләрне дә билгеләп узды. Алар - парковка төзелеше, клиника янындагы күлне чистарту һәм яр буе территориясен төзекләндерү.
Казан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Татарстанда 6 нчы югары технологияле үзәк булыр дип көтелә. Ул өч клиниканы берләштерәчәк: 7 һәм 9 нчы хастаханәләр һәм 15 нче хастаханәнең 1 нче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading