16+

Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә алучыларга фатирлар бирелә

"Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда алмаш гаиләләр әзерләүдә ярдәм итүче республика үзәге" директоры Светлана Богова шатлыклы хәбәр җиткерде.

Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә алучыларга фатирлар бирелә

"Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда алмаш гаиләләр әзерләүдә ярдәм итүче республика үзәге" директоры Светлана Богова шатлыклы хәбәр җиткерде.

Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче тәрбиягә бала алган өч гаилә тиздән үзләре торачак яңа фатирларын карап кайтканнар. Аларга бу яңа нигезне шәһәребез мэры Илсур Метшин һәм шәһәр администраөиясе "Шәфкатьле Казан" программасын үтәү максатыннан бирергә булган. Шәһәр хакимиятенең һәм мэрның әлеге игелекле адымы башкалабызның ятимнәр проблемасын тизрәк чишәргә булышыр. Чөнки әлеге өч гаилә тагын 12 баланы үзләренең җылы кочакларына алырга тәвәккәлләгәннәр. Әлеге балалар сәламәтлеккә туймаган - мөмкинлекләре чикләнгән үсмерләр. Белгәнебезчә, мондый сабыйларны беркем дә үз гаиләсенә алырга атлыгып тормый. Шуңа алар күп очракта балалар йортларында үсәргә мәҗбүр.



Әлеге өч гаиләне мин үзем дә яхшы беләм, бу хакта ишеткәч, шатланып туялмадым. Денис белән Маша Широковлар икесе дә педагоглар. Аларның тәрбиягә алган уллары Семенның язмышын ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Әнисе ул бала чакта ук үлгән булган. Ана назыннан мәхрүм малай кызыкны урамнан эзли башлый. Хөкем карары, аннары тәртибендә тайпылышлар булган балалар һәм үсмерләр өчен махсус гомумбелем бирү республика мәктәбе... Малай өч ел вакыт үтеп, өенә кайтам дип, шатланып кына торганда, башта әтисе үлеп китә. Аннары апасы юл фаҗигасендә һәлак була. Җиде юл чатында япа ялгыз калган үсмерне нәкъ менә шул чакта үзләренә сыендырды да инде әлеге гаилә. Аңарчы да аларда бер егет тәрбияләнә иде. Анысының да язмыш юлы шактый сикәлтәле. Калган ике гаилә дә шундый ук игелекле, олы йөрәкле. Алар да ятим үсмерләр, авыру сабыйларның бетмәс мәшәкатьләреннән куркып тормаганнар, үзләренә тәрбиягә алганнар.



Яңа фатирлар өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошаган. Дөрес, Киров районындагы "Идел култыгы" дип аталган бистәдәге бу яңа йорттагы зур фатирларга әле обойлар да ябыштырылмаган, линолеум да җәелмәгән. Аларны яңа бәхетле хуҗалар бергәләп киңәшеп үзләре сайлап алачак. Аларга торасы бит.

- Бу фатирларны җиһазлау һәм көнкүреш приборлары алу өчен, спонсорлар эзләп табасы бар әле, ләкин фатирлы булу янында бик кечкенә мәсьәлә. Иң мөһиме баш өстендә - түбә", - диде Светлана Алекссевна, шатлыгын яшермичә.

Барлык эшләрне дә 1июнь - Балларны Халыкара яклау көненә тәмамларга һәм әлеге гаиләләргә тантаналы төстә ачкычлар тапшырырга җыена Казан хакимияте.

Йолдыз ШӘРАПОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading