16+

Автобус соңга кала бугай...

Казанда җәмәгать транспортының килү вакытын күрсәтүче 100 электрон такта барлыкка киләчәк.

Автобус соңга кала бугай...

Казанда җәмәгать транспортының килү вакытын күрсәтүче 100 электрон такта барлыкка киләчәк.

Казан мэриясендә шәһәрнең транспорт мәсьәләләрен яхшырту буенча комиссия утырышы булды. Утырыштан аңлашылганча, быел август азагына кадәр башкала җәмәгать транспортының йөз тукталышында автобусларның килеп җитү вакытын хәбәр итүче электрон такталар (табло) куелачак. Мондый такталар 5 нче трамвай маршрутының барлык тукталышларында һәм 10 нчы автобус тукталышында сыналып өлгергән иде инде. Ул - ике яки дүрт юллы, әлеге юлларда тиешле маршрутның килү вакытын төгәл күрсәтеп баручы саннардан гыйбарәт булган бу такталар спутник системасы аша көйләнелә. 15 февральдән шәһәр транспортының йөрү вакыты озынайтылганнан соң, мондый такталар барлыкка килү халыкка тукталышта борчылып тормас өчен ышанычлы бер чара булып хезмәт итәчәк.
Утырышта Казанда «Яндекс.Транспорт» мобиль кушымтасы эшли башлавын да хәбәр иттеләр. Аның ярдәмендә пассажирлар үз смартфоннары аша шәһәрдәге автобусларның маршрут буенча хәрәкәт итүен күзәтеп, үзләренә кирәкле маршрутның кай тирәдә булуын һәм күпме вакыт эчендә килеп җитә алу мөмкинлеген күзәтә ала. Әлегә бу хезмәт автобуслар өчен генә көйләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading