Казанда бүгеннән өстәмә рәвештә сезонлы 11 махсус автобус маршрутлары оештырылды. Бу бакчаларына баручы Казан халкын транспорт белән тәэмин итү өчен эшләнелә. Маршрутларның эш режимы - көн саен сәгать 6.00-7.00дән алып сәгать 18.20-21.00га кадәр. Хәрәкәт итү аралыгы расписание нигезендә билгеләнгән.
Маршрутлар эш һәм ял көннәрендә: «Щербаковка» АЗСенә - «1 Май урамы» тукталышыннан (№20); «Текстильщик» бакчачылык җәмгыятенә - Горький шоссесыннан (№101с); «Щербаковка» бакчачылык җәмгыятенә - «39 квартал» тукталышыннан (№41); «Орел» бакчачылык җәмгыятенә - Дан скверыннан (№103с) һәм Р.Яхин урамыннан (№107с); «Станционные Дербышки» торак массивына - «Ветеринария институты» тукталышыннан (№39с); «Сухая Река» торак массивына һәм «Дальние сады»га - Ленин исемендәге комплекстан (№92с); Светлая Полянага - Дан скверыннан (№105с); Яңа Шигалигә - Совет мәйданыннан (№109с); Арышхаздыга - Җиңү проспектыннан (№106с); Май комбинатына - Дан скверыннан (№111с) гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар