16+

Автобуслар газга күчә

Казанда 45 нче маршрутта газ двигательле «МАЗ» автобусы йөри башлады.

Автобуслар газга күчә

Казанда 45 нче маршрутта газ двигательле «МАЗ» автобусы йөри башлады.

Инде хәбәр итүебезчә, Россиядә җәмәгать транспортын, коммуналь һәм төзелеш техникасын газ ягулыгына күчерү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла. Татарстан анда сынау төбәге буларак катнаша. Беларусьның Минск шәһәрендә җитештерелгән автобусның «Даймлер Крайслер» (Mercedes) двигателе - Германиянеке, «Allison» тизлек тапшыру тартмасы - Американыкы, шартлау тудырмаучы углепластик чималдан ясалган газ балоннары Норвегиянең «Ragasco» фирмасыныкы. Яңа технологиядәге «МАЗ» автобусы тәбәнәк идәнле, салоны иркен, двигателе «Евро-5» экологик стандартларга җавап бирә. Шәһәрара юлда 30-35 куб метр, ә шәһәр эче маршрутларында 60-65 куб метр газ 100 километр ара узарга җитә. Иң мөһиме: газ дизель ягулыгыннан 3 мәртәбә диярлек арзанрак. Башкалага быел газ двигательле тагын 65 берәмлек автобус сатып алу ниятләнелә. Газ двигательле «МАЗ» автобусы «ПАТП-2»дә җентекле өйрәнү һәм йөреш сынаулары узганнан соң гына пассажирларга хезмәт күрсәтүгә чыгарылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading