16+

Автомобилең булса, уяулыгың арттыр!

Казанда ел башыннан автомобильләр эченнән әйбер урлау очракларына кагылышлы 1825 җинаять эше кузгатылган.

Автомобилең булса, уяулыгың арттыр!

Казанда ел башыннан автомобильләр эченнән әйбер урлау очракларына кагылышлы 1825 җинаять эше кузгатылган.

Явыз ниятле кешеләр игътибарсыз калдырылган автомобильләрдән тәгәрмәчләр, навигаторлар, видеотеркәгечләр урлыйлар. Болардан тыш, салондагы киемнәр, шәхси әйберләр дә алып кителә. Караклар кулына күбрәк йортлар ишегалларында төнгә калдырылган автомобильләр эләгә. Мәсәлән, Клубная урамындагы ишегалдында калдырылган «KIA Sportage» автомобиле тәрәзәсен ватып, салондагы сумканы урлаганнар. Сумкада 370 мең сум акча да булган. Киров районындагы Зур урамда калдырылган «Nissan Qashgai» автомобиленең шулай ук тәрәзәсен ватып, урындыкны, радар-детекторны һәм спорт киемнәре тутырылган сумканы алып чыкканнар. Четаев урамында сак сигналы булган «ВАЗ-2107» автомобиленең 4 тәгәрмәчен дә салдырып качканнар.
Транспорт чаралары хуҗаларының киоскка барганда, АЗСта ягулык салганда автомобиль ишекләрен ачык калдырулары да кайчак аянычлы тәмамлана. Каракларның әйберне урлау гына түгел, ә автомобильне куып алып киткән очраклары да бар. Казан полиция хезмәткәрләре быел автомобильдән әйбер урлауның 147 очрагын фаш иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading