16+

Авылдашлары акылга зәгыйфь егетнең кабер ташларын аударуда гаепле булуына ышанмый

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы вәхшилектә шикләнелгән егетнең кулы шушы эшкә барганына авыл халкы ышанмый. Моңа бүген Бәчектә яшәүчеләр белән сөйләшкәч инандык, дип яза Татар-информ. Искәртеп үтик, кичә төшкә кадәр авылда яшәүче берәү зиратта кабаттан аударылган кабер ташларына тап була. Бу хакта аннан соң полициягә мөрәҗәгать итәләр. Шушындый ук...

Авылдашлары акылга зәгыйфь егетнең кабер ташларын аударуда гаепле булуына ышанмый

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы вәхшилектә шикләнелгән егетнең кулы шушы эшкә барганына авыл халкы ышанмый. Моңа бүген Бәчектә яшәүчеләр белән сөйләшкәч инандык, дип яза Татар-информ. Искәртеп үтик, кичә төшкә кадәр авылда яшәүче берәү зиратта кабаттан аударылган кабер ташларына тап була. Бу хакта аннан соң полициягә мөрәҗәгать итәләр. Шушындый ук...

Яшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы вәхшилектә шикләнелгән егетнең кулы шушы эшкә барганына авыл халкы ышанмый. Моңа бүген Бәчектә яшәүчеләр белән сөйләшкәч инандык, дип яза Татар-информ.

Искәртеп үтик, кичә төшкә кадәр авылда яшәүче берәү зиратта кабаттан аударылган кабер ташларына тап була. Бу хакта аннан соң полициягә мөрәҗәгать итәләр. Шушындый ук вандаллык әле 30 апрельдә генә булган иде. Ул вакытта 93 кабер ташы мәсхәрәләнде. 4 майда шушы авылда яшәүче психик авыруы булган 20 яшьлек егетнең гаебе ачыкланганы турында язган идек. Бу юлы да кабер ташларына зыян салу җинаятендә кабаттан шушы егет Р. Ш. гаепләнә. Аның әти-әнисенең психик хастаханәгә яткыру турында ризалык биргәнлеге билгеле булды.

Зиратта 113 кабер ташы аударылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре зиратта эзләрне ачыклау, тикшерү юнәлешендә эшли. Шул сәбәпле, безгә дә зират эченә үтәргә рөхсәт булмады. Зиратта тикшерү эшләре тәмамланмыйча, авыл халкын да кабер ташларын торгызу өчен эчкә үткәрмиләр.

"Без шок хәлендә. Җир генә йотсын инде бу кешене, дибез. Нинди кеше булырга мөмкин ул, шундый актык эшкә барырдай?! Зиратка нинди үче бар?" - ди авыл апалары.

Авылда яшәүче акылга зәгыйфь егетнең гаепләнүенә килгәндә, алар бертавыштан: "Гомеремә дә ышанмыйм. 100 процент гарантия бирә алам. Елый торган беркатлы бер җүләр генә бит ул, нәрсә әйтсәң шуңа риза була торган. Бернинди явызлыгы юк. Бик юаш нәсел, алар авылның әүлияләредер. Кеше белән телгә килә торган кешеләр түгелләр. Ышанмагыз, җан кисәгем, ышанмагыз! Без ышанмыйбыз, авыру булганга гына шуңа тагалардыр дибез", - диләр.



Авылның башлангыч сыйныф укытучысы Фәния Закирова да, "авыл кешесенең кулы бара торган эш түгел бу, шик төшкән егетнең дә гаиләсе бөтенләй явыз түгел", дип саный. "Кайнатам белән иремнең апасыныкын аударганнар, кайнананыкына тимәгәннәр. Әле бармадык, полиция тикшерү эшләрен төгәлләч кенә барабыз", - диде.

"Бик гади кешеләр алар, уйларында бер явызлык юк", - ди кибеткә килгән халык һәм сатучы гаепләнүче егет Р. Ш. гаиләсе турында. "Бер кеше генә башкара алырлык эш түгел бу. Үзебез дә аптырашта ", - дип уфтана халык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading