16+

“Авыр спектакль. Тормыш болай да бик авыр”

Премьерага инде билетлар да калмаган. “Авыр спектакль. Тормыш болай да бик авыр”, – диде бер танышым “Хуш авылым. Хыял”ны караганнан соң.

“Авыр спектакль. Тормыш болай да бик авыр”

Премьерага инде билетлар да калмаган. “Авыр спектакль. Тормыш болай да бик авыр”, – диде бер танышым “Хуш авылым. Хыял”ны караганнан соң.

Камал театрында Айдар Җаббаров спектакльнең беренче өлешен куйганнан соң мин дә шулай уйлаган идем. Әмма икенче өлешне карый башлауга башымда икенче төрле уйлар килде. Шәһәрдә үскән егет булса да, Айдар бик актуаль мәсьәләгә алынган. Авылларның бетүе. Аларның кайберләрен инде торгызып та булмый. Кешеләре дә үткән белән яши. Киләчәккә өмет тә бар кебек. Шул ук вакытта юк та шикелле.

...Спектакль узган гасырда Татарстан авылларында бик популяр булган һинд киносын карау күренеше белән башлана.“Алты яшьлекне дә, 60 яшьлекне дә дулкынландыра торган кинолар иде элек. Үзебез сакламасак, тел дә бетә, мәдәният тә. Тоталар да сикерәләр хәзер. Ирләр сикерә, ташка үлчим. Хатын-кыз ярар инде. Ирләрнең үз тәртибе булырга тиеш. Медальләр бирәләр. Гел артистка. Ник бер сыер савучыга бирсеннәр”, – дип фәлсәфә кора Фәннур Мөхәммәтҗановның герое.

Хаклы бит. Хезмәт кешесен хәзер данлау юк. Шуны күреп үскән бала нигә авылда калсын да, авыл өчен борчылсын ди!?
Спектакльдә моңсу урыннар гына түгел, көлдерә торган персонажлар да җитәрлек. Әмма аларга карагач та никтер күңел тула башлый. Килер бер көн, авылларны саклаап торган шул дүрт-биш кеше дә китеп барыр. Сала Җир йөзеннән бөтенләйгә юк булыр дигән уй күңелне кимерә.

Бу эшкә алынганы өчен генә дә Айдарга рәхмәт әйтергә кирәк. Авыл бетсә дә, шәһәр җирендә булса да сәнгать яшәячәк бит. Шул спектакль аша булса да халыкка авыл кешесенең эчке дөньясын, яшәү рәвешен күрсәтергә, тарихка кереп калырга була.

Классик спектакльләр карарга өйрәнгән кеше мондый форматны бик үк кабул итеп бетермәскә дә мөмкиндер. Айдарның бу спектакле сериал караган төсле. Өстәвенә ике өлешле дә. Берсен карап, икенчесен карамый калмагыз. Икенчесе беренчесенә бик охшаш. Әмма анда башка төрле тарихлар яңгырый. Шәһәрдә торып, гомер буе авылны сагынып яшәүче сала балалары йөри торган тамаша бу. Уйлата. Уйната. Елата. Кайбер өлешләрендә ачу килеп, йодрык кысып утырасың. Кайбер җирләрдә сәхнәгә чаптырып чыгып, бу бит безнең авылдагы фәлән апа (фәлән абый) дип кочаклыйсы килә артистны.

Бу хакта “Хуш, авылым”ның беренче өлеше чыккач та язган идем. Алмаз Борһанов белән Айдарның борчаклары пешкән. Икенче өлештә Алмаз тагын да ешрак күренә. Ул иҗади яктан тагын да ныграк ачыла. Барлык геройлары да күңелнең әллә кайсы почмагында яткан уйларны селкетерлек.
Спектакль документальлеге, чынбарлыкка корылган булуы белән дә аерылып тора.

Февраль аенда Камал театрында “Хуш, авылым”ны биш көн күрсәтергә ниятлиләр. Кызганыч, инде билетлар сатылып беткән. Бу спектакльнең кече сәхнәдә куелуы белән дә бәйледер, бәлки. Анда урыннар азрак. Спектакльнең беренче өлешен карарга теләүчеләр дә март башына билетларны алып бетергән икән инде.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading