16+

Бабайлар белән әбиләр онытылып калмасын

Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, 29 сентябрьдә Министрлар Кабинетында үткәрелгән матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифасын башкаручы Эльмира Зарипова:”Кайсы гына торак пунктта, кайсы гына фатирда өлкән яшьтәге кеше социаль ярдәм чараларыннан читтә кала икән, бу турыда район хакимиятләренә хәбәр бирү кирәк. Коронавирус сәбәпләрендә, гомүмән дә, ата-аналарга һәм өлкәннәргә аеруча игътибарлылык зарур”,-диде.

Бабайлар белән әбиләр онытылып калмасын

Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, 29 сентябрьдә Министрлар Кабинетында үткәрелгән матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифасын башкаручы Эльмира Зарипова:”Кайсы гына торак пунктта, кайсы гына фатирда өлкән яшьтәге кеше социаль ярдәм чараларыннан читтә кала икән, бу турыда район хакимиятләренә хәбәр бирү кирәк. Коронавирус сәбәпләрендә, гомүмән дә, ата-аналарга һәм өлкәннәргә аеруча игътибарлылык зарур”,-диде.

Социаль яклау

Аллага шөкер, Татарстанда “өлкәннәр армиясе” зур. Ел башына республикада 3 902,9 мең кеше исәпләнә, шуларның 952,7 меңе-пенсионерлар. Соңгы 6 елда өлкәннәр сафы 56 меңгә арткан, һәр дүртенче кеше-хезмәткә яраклылык яшеннән өлкән. Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 елны тәшкил итә. Республикабызда 100 яшь һәм аннан да югарырак яшьтәге 187 кеше бар. Аларның 163е-хатын-кызлар һәм 24е ир-атлар. 

—Коронавирус пандемиясе чорында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясе оештырылды. Күп балалы гаиләләргә-209 677 һәм өлкән яшьтәге гражданнарга 53 522 азык-төлек тупланмасы таратылды,-диде Эльмира Зарипова.

Азык-төлек тупланмалары таратуны тагын кабатлау планы әлегә юк. Бу акция кабат оештырылган очракта, районнар һәм авыллар җирле үзидарәләреннән дә мохтаҗлар исемлеген соратып алу файдалы булыр иде.
Татарстанда “Өлкән яшьтәге кешене кабул иткән гаилә” проекты гамәлгә ашырыла. 

—Ялгызлары гына калган 35 бабай белән әби чит гаиләләр карамагында матур гына гомер кичерә. Бездә өлкәннәргә хөрмәт белән карау бар. Татарстанда өлкәннәр интернатлары саны Россия төбәкләре белән чагыштырганда иң аз,-диде Эльмира Зарипова.

Муниципаль берәмлекләрдә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне авыллардан хастаханәләргә алып килү өчен махсус автопарк булдырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә быел янә 43 берәмлек “Лада” җиңел автомобиле сатып алынган.

Мәшгульлек үзәкләренә эш сорап 601 пенсионер мөрәҗәгать иткән, шуларның 257се кулай эшкә урнаштырылган. Казан белән Чаллы пенсионерларны эш белән тәэмин итүдә активлык күрсәтә. Пенсионерларны алмаш һөнәрләргә өйрәтү курслары да оештырыла, моның өчен яшәү урынындагы мәшгульлек үзәкләренә килеп язылу кирәк. 

Медицина

 Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, ел ахырына кадәр барлык 45 муниципаль берәмлектә дә гериатрия кабинетлары ачылачак.

—Бу эш “Демография” илкүләм проекты һәм “Өлкән буын” төбәк проекты нигезендә башкарыла. Хәзер 29 муниципаль берәмлектә 51 гериатрия кабинеты гамәлдә. Табип-гериаторлар кешеләрне картлык төшенкелегеннән, шулай ук ишетү-күрү, хәтер какшау авыруларыннан максатчан дәвалый,-диде Владимир Жаворонков.
 Ункөнлек барышында медицина хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авыруларның өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтә.

Күңел һаман яшь

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйткәнчә, республикада 230 мең кеше лаеклы ялда булуына карамастан, эшләвен дәвам итә. 
—Балалы гаиләләргә Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә акчалата түләүләр бирелде. Барлык гаиләләр түләү алды, әгәр кайсыдыр гаилә төшеп калган булса, 1 октябрьгә кадәр гариза язсын. Балалы гаиләләрнең дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында “шәхси кабинет”ларын булдырулары әһәмиятле,-диде Эдуард Вафин.

Татарстанда 143 мең кеше 80 яшьтән югары якта. Сиксән һәм аннан югары яшьтәгеләрне караган өчен түләү каралган, шулай ук хезмәт стажына балл да языла. Өлкән яшьтәге кешеләргә “пенсиягезне арттыру буенча эш башлыйбыз”, дип мошенникларның шалтырату очраклары күзәтелә икән. Эдуард Вафин:”Пенсия фонды телефон аша мондый хезмәт күрсәтми, документларыгызның мәгълүматларын телефон аша беркемгә дә әйтмәгез”,-дип кисәтте.
 Россия Пенсия фондының “Кайнар элемтә” телефоны: 8-800-600-0-357.

Тормыш матур

Казанда “Тормыш сөючеләр” клуб челтәре актив эшли. Казанлылар шәһәрнең 26 Мәдәният йортына җыелып, кем җырлый, кем бии, кем чигү чигә... шөгылҗләрне санап бетергесез.

—Мәдәният йортларының барысында да Өлкәннәр көненә багышлап мәдәни чаралар үткәрелә. Өлкәннәргә янә 13 төрдә яңа түгәрәкләр һәм шөгыльләр булдырылды,-дип, пенсионерларны мәдәният учакларына чакырды Казан шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Екатерина Әхмәтшина.
“Тормыш сөючеләр” клубы турында 236-42-93 телефоны аша белешеп була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading