Апрель аеның якты көннәрен көтеп алмаган кеше юктыр ул. Казанлылар әле яз килүенә икеләтә сөенә дисәм дә һич кенә арттыру булмас, минемчә. Язгы кояш нурлары җирне җылыта, бакчаларга юл ачыла. Калада яшәсәк тә, җирне һәм гомумән табигатьне яратабыз без.
Эреле-ваклы дача өйләре быел ничек кышлады икән? Васильево бистәсе полиция бүлеге җитәкчесе Айрат Шәмсулла улы Хәйруллин белән шул хакта сөйләштек. Нәкъ менә Васильевоны сайлавымның сәбәбе гади үзе: казанлыларның бакчалары, нигездә, шул якта урнашкан. Төгәлрәк әйтсәк, Идел буендагы бистә җирләрендә хәзерге көндә җәмгысы 98 бакчачылык ширкәте теркәлгән.
- Бистәбездә даими рәвештә 17 мең кеше яшәсә, җәйгә чыккач, халык саны 60 меңгә үк җитә. Казаннан йөри торган шәһәр яны поездына сатылган билетлар саны буенча ясалган исәп-хисап бу. Әле шуңа үз машиналарында йөрүчеләрне дә өстәргә кирәк. Шундый ишле халыкны сыйдырган бакчаларга илтифат итми мөмкин түгел. Һәм анда тәртип тоту безнең төп эшебезгә әйләнә дип тә әйтә алам. Узган елның ноябрь аеннан алып март ае ахырына хәтле, ягъни биш ай вакыт эчендә 13 урлашу теркәлде. Угрылар тотылды: җинаятьчеләр төркеме Казаннан килеп, дача өйләрен басып йөргәннәр.
- Кешегә борчылырга урын бар икән...
- Казанлылар берүк тынычлана күрсен - бу бик аз. Каушап, шау-шу күтәрерлек түгел, Аллага шөкер. Йөзгә якын бакчачылык ширкәтләрендә биш ай эчендә кылынган моның хәтле урлашуны, әйтик, ун-унбиш ел элек анда булган талау-урлаулар белән чагыштырсак, тамчы гына дип тә әйтергә ярый. Ул чакта бакчаларны басучы җинаятьчеләрне авызлыклау максатында, биредә бөтен бер милиция ротасын тотарга мәҗбүр булганнар. Хәлнең кискенлеген шуннан да чамаларга мөмкин,әлбәттә. Йөздән артык сакчы милиция җәлеп ителгән дигән сүз бит бу. Соңгы елларда, тырыша-тырыша, хәлне уңайга үзгәртә алдык без. Җиңел кәсепкә ияләшкән угрыларга бакчада хуҗа барлыгын күрсәтергә кирәк. Кисәтү-профилактика алымы, дибез аны үзебезчә. Ягъни урлашу факты ачылып, чакыруларын көтеп ятмыйбыз, даими рәвештә оператив кизү торабыз. Машина йөрсен өчен, бакчачылыкка илткән төп юллар кардан чистартыла, ширкәт рәисләре белән бу турыда килешенгән. Каравылчылар белән даими элемтә урнаштырылган. Аннары участковыйлар да уяу тора. Безнең яктан менә шундый даими игътибар булуын күргәч, кырын эшкә ияләшкән бурлар да, кеше җиренә аяк басканчы, кабат-кабат уйлый әле.
- Бакчачыларның нәрсәләренә кызыккан инде караклар?
- Тиз сатыла торган кыйммәтле әйберләрне алырга тырышканнар. Электр инструментлары, бер ноутбук һәм бер телевизор, нержавейкадан ясалган савыт-саба, өч метрлы алюминий баскыч... Беләсезме,биредә минем киңәш тә бирәсем килә. Хөрмәтле бакчачылар, берничә ай буе беркем дә аяк басмаячак аулак өйләрегездә, зинһар, кыйммәтле әйберләр калдырмагыз - бу дөньяда комсызлар бетмәгән әле!.. Берсе бит хәтта мотоциклын да кышын шунда тотарга ниятләгән. Аны көрт ерып алып китә алмаганнар әлеге угрылар, әмма сүтә башлаганнар. Әгәр аларны безнең кизү торучылар вакытында эләктермәгән булса, теге башсыз үзенең техникасыннан колак каккан булыр иде.
- Айрат Шәмсуллович, хәзер без югалтулар кичергән бакчачыларыбызны куандыра алабыз дип уйлыйм: урланган әйберләрне сез әле генә санап чыктыгыз. Димәк, алар табылган булып чыга?
- Әйе, урланган әйберләрне таптык. Ничек һәм кайда эзләвебезне җентекләп сөйләмәсәм дә ярыйдыр - безнең хезмәтнең оператив сер дип аталган ягы да бар бит әле. Ә менә хуҗаларына кире кайтаруны аерым искә аласым килә. Мәхкамә карары нигезендә оештырыла бу гамәл. Дөресен генә әйткәндә, шактый мәшәкатьле һәм сабырлык таләп итә торган эш ул. Тапкан әйберләрнең хуҗаларын эзләргә кирәк, ниһаять тапкач, әлеге әйберләрнең аныкымы-түгелме икәнлеген судта тиешенчә исбат итү дә зарур. Мисалга, урланган телевизорны хуҗасына таныту искә кереп калды. Аның хуҗасын Казанда эзләп табып китердек китерүен, әмма ул үзенең телевизорының хәтта маркасын да хәтерләми икән, документациясен дә сакламаган, билгеле. Инде бөтен тырышуыбыз юкка чыга дигәндә, ул адәм үзенең телевизорының үзенчәлекле җитешсезлеген - экранның бер почмагы, эшләгән чагында, кара тап белән каплануын исенә төшерде. Телемастер чакыртып кабызып карадык - чыннан да, экран почмагында кара тап килеп чыкты. Хуҗасы шулчак шатланып кычкырып җибәрмәсенме!.. Кайвакыт дефектка да сөенәсең икән шул.
- Аның белән бергә сез дә куангансыздыр - мәшәкатьле эшегез уңышлы тәмамланды дигән сүз бит инде бу. Шулай да тәҗрибәгездән чыгып әйтегез әле: биредәге бакчачылыкта, хуҗалары борчылып киеренкелектә яшәмәсен өчен, тагын нәрсә эшләргә мөмкин?
- Әйтик, йортны, сигнализация челтәренә тоташтырып, сакка куярга була. Бездә шундый мөмкинчелек тә бар. Гомумән, үз әйбереңә хуҗа була белергә кирәк. Бусы инде аның тормыштан чыккан кагыйдә.Мин алда киңәш биргән идем - бакчачылар шуны да исләрендә тотсалар, һичшиксез, урлашулар кимер иде һәм бакча хуҗалары үзләре дә тыныч яшәр иде.
Бакчачылык ширкәтләренең берсен фотога төшереп йөргәндә, ике бакчачыны очраттым. Танышып сөйләшеп алдык. Роза апа белән Абдул абый алмагач бетенә каршы дару сиптерергә килгәннәр икән. «Безнең монда алманы иртә бирә торган агачлар үсә. Агачлар бөреләнгәнче, дару сибеп өлгерергә кирәк. Бүген җил дә исми, кар-яңгыр да яумый - бу эшнең нәкъ вакыты», - дип аңлатты Роза апа үзләренең эшләрен. Сөбханаллаһ, бакча яраткан өлгер кешеләр эшкә дә тотынган.
Апрель аенда бакчачы эшләре
1-7 апрель. Айның беренче көннәрендә, бөре чыкканчы, агачларны карарга кирәк. Корыган ботакларны кисәргә, ботакларда калган һәм агач төбенә коелган былтыргы яфракларны җыеп алып учакта яндырырга кирәк. Шулай чистарткач, агачның кәүсәсен агартырга ярый. Моның өчен 10 литр су, 2 кило сүндерелгән известь, 200 грамм бакыр купоросы, бер кашык агач клееннан торган катнашма әзерләргә кирәк.
10 апрель. Утыртасы бәрәңгене баздан чыгарып яровойлаштырыр вакыт җитте. Бәрәңге орлыгын кояш төшә торган җылы верандада тотарга ярый.
10-15 апрель. Бу көннәрдә кыяр орлыгын рассадага утыртабыз. Рассада пленка белән ябыла торган парник өчен әзерләнә.
10-20 апрель. Кабак һәм патиссон орлыкларын рассадага утыртабыз.
15-20 апрель. Ачык җирдә үстереләчәк кыяр рассадасын утыртабыз.
20-30 апрель. Карбыз һәм кавын орлыкларын рассадага утыртабыз.
15-30 апрель. Пленка белән ябыла торган түтәлдә яисә теплицада төче торма (редис) чәчәбез.
20-30 апрель. Ачык җирдә ясалган түтәлдә кузгалак, шөет (укроп), сельдерей һәм петрушка кебек аш тәмләткеч үсемлекләрне чәчәбез. Түтәл өстен җәймә белән капларга кирәк.
20-30 апрель. Ачык җирдә түтәл ясап, иртә өлгерә торган кишер чәчәбез.
25-30 апрель. Ачык җирдә борчак һәм ногыт борчагын утыртабыз.
25 апрель. Орлыкка үстерелә торган сарымсак өчен түтәл ясыйбыз.
30 апрель. Помидор һәм кыяр утыртыласы теплицаны әзерләп куябыз.
Комментарийлар