16+

Бала хакы күпме тора

Ата-ана бәхетенә ирешеп, сабыен һич югы бер генә кабат күкрәгенә кысып караганнар ачык белә: балаңа килгән авырлыктан да зуррак газап юк. Тормышның меңләгән проблемалары җилкәңә менеп утырса да, үзеңә берни дә булмас сыман тоела. Ә менә балаңа аз гына томау төшсә дә, соңгы акчаңны тотып аптекага чыгып йөгерәсең. Аның төчкерүе...

Бала хакы күпме тора

Ата-ана бәхетенә ирешеп, сабыен һич югы бер генә кабат күкрәгенә кысып караганнар ачык белә: балаңа килгән авырлыктан да зуррак газап юк. Тормышның меңләгән проблемалары җилкәңә менеп утырса да, үзеңә берни дә булмас сыман тоела. Ә менә балаңа аз гына томау төшсә дә, соңгы акчаңны тотып аптекага чыгып йөгерәсең. Аның төчкерүе...

Кара исемлеккә кердем
Шушы ук хис башкаларның хәлен аңларга да ярдәм итә. Һәрхәлдә, башкаларның авыр чиргә уралган баласы турында уйласаң, күңелеңне нәрсәдер тырмап алган сыман була. Үзеңне алар урынына куеп карыйсың. Һәм кичергән газапларының бер өлешен генә булса да аңларлык хәлгә киләсең.
Баласы авыр чиргә юлыкканнар аз түгел. Соңгы елларда аеруча күбәйделәр, дип әйтергә дә мөмкиндер. Һәрхәлдә, интернет челтәрендә дә, урам буендагы игълан такталарында да «Балага ярдәм кирәк!» сыманрак белдерүләрнең чиге-чамасы юк. Эчтәлекләре бер-берсеннән аерылмый да диярлек, бары тик диагнозлар, кирәкле сумма, баланың исеме һәм фотосы гына үзгәреп тора. «Фәлән яшьлек кыз (малай) шундый-шундый чиргә юлыкты. Аңа операция ясау өчен шундый-шундый сумма кирәк. Акча күчерү реквизитлары...»
Моннан берничә ел элек электрон почтама килгән шундый хатларның берсенә беркадәр акча күчергән идем. Таныш-белеш түгел. Шулай да фотодан мөлдерәп карап торган өч-дүрт яшьлек кыз бала кызганыч булып тоелды. «Аллага шөкер, үз гаиләмдә андый-мондый нәрсә юк. Ә акча ул күпме булса да җитми, бер ярдәм булсын әле», - дип уйладым. Күчердем дә - бетте. Рәхмәт әйтүче дә булмады. Теге баланың язмышы да минем өчен билгесез килеш калды. Мин дә артмадым да, кимемәдем дә. Аның белән генә чирле балалар да азаймады. Электрон почтама бер-бер артлы шундый хатлар килеп торды. Әле дә килә.
Мин мондый хатларга бераз гадәтләнә дә башлаган идем бугай. Күп алар. Хәзер инде һәртөрле социаль челтәрләрне дә кулланалар. Аларның тәэсир көче югалмый. Кемдер ут йотып йөргәндә, чагыштырмача нормаль тормышта яшәвеңнән уңайсызланыбрак куясың. Ярдәм итү теләге уяна. Һәркем йөз сум гына күчерсә дә, мең кешедән - йөз мең. Ярап торырлык ярдәм бит инде.
Әнә шундыйрак уйлар белән почтаны актарып утырганда, таныш рәсемне күреп, дертләп киттем. Ярдәм сорап язылган гадәти хат иде бу. Баланың исеме дә, чире дә бүтән. Бары тик фотодагы өч-дүрт яшьлек кыз гына - минем «иске таныш», моннан берничә ел элек мин акча күчергән бала. Әлбәттә, авырулар бер операциядан соң гына аякка басмый, хәтта ул бик уңышлы узса да, еллар буена белгечләр күзәтүе астында торырга мөмкин. Һәм бу озак вакытка сузылган авыр чыгымнар таләп итә. Ләкин бу очракта бөтенләй бүтән күренеш. Шул дәвердән бирле теге кыз үсмәгән дә, үзгәрмәгән дә, бары тик исемен алыштырган да, тагын бер төзәлмәслек авыруга дучар булган. Мантыйк буенча, шулай килеп чыга.
Бәлки, фотоны элгәндә генә ялгышлык киткәндер. Андый хаталар интернетта гына түгел, хәтта кайбер газеталарда да булгалый. Чучка баласы тотып төшкән хатын фотосы астына «Фәлән колхоз рәисе Фәлән Фәләнов» дип язылган район гәзитен үз күзем белән күргәнем бар. Әмма мондый ялгышлык булуына ышанасы килми. Ярдәм сорарга мәҗбүр ата-ана ул язманы кырыкмаса кырык тапкыр тикшерер иде, минемчә.
Акча күчерү өчен күрсәтелгән карта номеры буенча бер банк та телефон аша мәгълүмат бирми. Бик кирәк булган очракта, банк бүлегенә барып гариза язарга тиешсең икән. Анда да әле теләгеңне үтәүләре бик тә икеле. Электрон кәшилүкләр белән дә шундыйрак хәл. Аларның бу гамәленә берничек тә үпкәләп булмый - шәхси мәгълүматларны рөхсәтсез тарату закон буенча тыелган.
Гаҗәпкә каршы, телефонны алдылар. Минем ярдәм итү теләгеннән шалтыратуымны белгәч, хатын-кыз тавышы тагы да ачылыбрак киткәндәй булды. Аның сүзләреннән мин бүгенге кырыс заманда мохтаҗларга ярдәм итүнең аеруча изгелекле гамәл булуын, минем кебек юмарт күңелле кешеләр аркасында күпләрнең кабат елмая алу бәхетенә ирешүен аңладым. Ләкин минем очрашырга теләк белдерүем һәм акчаны кулына бирергә теләвем аны беразга югалып калырга мәҗбүр итте. Ул башта банкомат аша күчерүнең күпкә уңайлырак икәнен искә төшерде. Аннан соң, мәшәкатьләре күп булуын, баланы да теләсә кайда калдыру мөмкин түгеллеген... Шулай да:
- Мин берәр нәрсә уйлармын да шалтыратырмын - очрашырбыз. Ә сезгә бик зур рәхмәт! - дип, трубканы куйды.
Әлбәттә, шалтыраткан кеше булмады. Үзем шалтыратып карасам да - алмадылар, ә бераздан телефон ул номерны бөтенләй чакырмас булды. Кара исемлеккә керттеләр бугай.
Кызыксыну көчле булса да, бу вакыйганы «онытырга» туры килде. Детектив булып уйный торган яшьтә түгелмен ич инде. Кем генә кемне алдап акча эшләргә тырышмый хәзер?!. Һәм аларның изгелек тиресе ябынганнары азмы?

Шул ук вакытта...
Югарыда китерелгән мисал (гадәти бер күренешкә әйләнеп барса да...) авыру баласы өчен ихлас күңелдән борчылып, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышкан әти- әниләр намусына күләгә төшерү булып аңлашылмасын иде.
Авыр чиргә уралган балалар күп. Һәм башын кайда орырга белмичә, фатирларын, башка кыйммәтле әйберләрен сатып та акча җиткерә алмагач, аптыраганнан ярдәм сорап хатлар язарга мәҗбүр булган ата-аналар да бик күп. Һәм аларны аңларга мөмкин кебек. Шул ук вакытта, күңелнең бер почмагында бик үк аңлашылып бетмәгән ниндидер ризасызлык та калкып чыга. «Дәүләтнең авыр хәлгә калган гражданнары нишләп әле урам (яки интернет) почмагында хәер сорашып утырырга мәҗбүр?» - дигәнрәк бер сораумы соң ул... Хәзер аңларга һәм аңлатырга тырышып карыйм...
Гадәти бер ир-егет менә. Аның бер бабасы сугышта башын салган, икенчесе - исән-сау кайтып, тыныч хезмәттә алдынгылар рәтендә эшләп, алтмышка да җитми дөнья куйган. Әтисе-әнисе гомере буена колхозда (яки завод-фабрикада) тир түгеп, очын-очка ялгап көн күргән. Хәзер инде почетлы пенсионер булып, икесенә унбиш мең тирәсе пенсия алып, шул акчаның дарулардан калган өлешенә рәхәтләнеп гомер итәләр. Җиде буын шәҗәрәсен тикшереп тормасаң да, бу ир-егетнең ата-бабалары шушы илне төзүгә, аның байлыгын арттыруга кулыннан килгәнчә өлеш керткән, ә кайберләре гомерен һәм сәламәтлеген биргән. Ул ир-егет үзе дә җил куып йөрми әле, хатыны белән бергәләп ниндидер урында тир түгәләр. Һәм менә кинәт көтелмәгән бәла - балалары чиргә юлыга...
Һәм шушы дәүләт... үзенең бер бәлагә тарыган баласына... берничек тә... ярдәм итә алмый...
Читтән килгән кунакларга сый-хөрмәт күрсәтүгә, теге яки бу командага спортчылар сатып алуга, еллар буена сузылучы кәгазь реформаларга, кирәге шикле булган мәдәни чараларга, эшләми торган интернет-проектларга һ.б. фәләнешәр миллионнар кызганмаган дәүләт. Берсеннән-берсе көлкеле законнар чыгарып, һәртөрле купюралардан, тиенле акчалардан порнография эзләп утыра торган депутатларны асрауга миллионнар түккән дәүләт...
Бу уй беренче карашка ничек кенә юләр булып тоелмасын, кеше шушы илдә яши һәм эшли икән, авыр хәлгә калганда ул үз дәүләтенең яклавына өметләнә. Һәм яклау булырга тиеш тә. Һәр шәхес үзен җәмгыятькә һәм дәүләткә кирәкле итеп тойса гына, хөкүмәтнең дә, һәртөрле миллиардерларның да йокысы тыныч була. Югыйсә, алтын тавы өстендә дә инфаркт булырга мөмкин.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче хатларны күргәч, ирексездән шулай уйларга мәҗбүр буласың. Хәтта күп нәрсәләрнең сәбәбен аңлап, хөкүмәт вәкилләренең бер мөһим эшне җиренә җиткерү өчен йөзләгән кирәксез гамәлләр кылырга мәҗбүр икәнлекләрен чамалап торсаң да. Һәм рәсми пропаганда йогынтысында күңелләрдә кабат тәпи баскан патриотизм хисе кабат аяктан егыла, әлеге гарип бала сурәтенә керә.

Ярдәм бар да, юк та
Әлбәттә, коточкыч авыруга юлыккан балалар белән беркем дә шөгыльләнми дип әйтеп тә булмый. Әле җәй башында гына Казанда авыру балаларны бушлай дәвалау үзәге (хоспис) ачылды. Һәртөрле шәфкатьлелек оешмалары бар. Алар, нигездә, теге яки бу чирдән дәвалый торган урыннарны тәкъдим итә. Һәм шунда дәвалану өчен акча эзләшә. Авыр вакытта сыендырып, җылы сүз белән ярдәм итүләре дә зур нәрсә. Әмма мондый чаралар гына проблеманы хәл итә алмый. Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда каты авырулардан ел саен иллеләп бала дөнья куя. Гарип туганнарның саны гына да - меңнән артык. Сөяк-сеңер авырулары - 4064, нерв системасы авырулары - 2998.
Ярдәм сораучыларның да төрлесе бар. Кайберләренә илле-йөз мең тирәсе кирәк булса, кайберләре унар миллион эзли... Бүген кешенең уртача хезмәт хакын утыз мең дип алсак та, бер миллион җыяр өчен ул - өч ел, ә ун миллион өчен утыз ел эшләргә тиеш була.
Менә монда инде үзеннән-үзе тагын бер сорау калкып чыга. Артык кыйммәткә төшмиме медицина хезмәте? Гиппократ анты кабул иткән кавем үзенең төп асылын югалтып, кеше бәхетсезлегендә акча эшләүчегә әверелеп бара түгелме?
Әлбәттә, бу сорау бер караңгыдан икенчесенә чабып, авыруларга ихластан ярдәм итәргә тырышып йөргән ак халатлыларны рәнҗетергә дә мөмкин. Бигрәк тә аларның хезмәт хакы утыз меңгә дә җитмәгән очракта. Һәм бөтен Россия буенча хастаханәләрдә, табибларга кытлык булып, бер үк белгеч берничә эш белән шөгыльләнүен исәпкә алсаң...
Шул ук вакытта әлеге сорау бөтенләй үк урынсыз да түгел.
Гадәттә, медицина хезмәткәрләре дәвалау бәяләрен аппаратларның кыйммәтлеге белән бәйли. Әйдәгез, бүген иң кыйммәт һәм иң мөһим аппаратларның берсе үрнәгендә, әлеге мәсьәләгә күз салабыз. МРТ (магнит резонатор томографиясе) узу турында сүз бара. МРТ мисал гына. Аның әлеге авыру балалар белән бер уртаклыгы да юк. Күпчелеккә таныш аппарат булган өчен генә мисалга китерәм.
Әлеге җайланма уртача утыз биш миллион сум тора. Әлбәттә, арзанраклары да, кыйммәтрәкләре дә бар. Хезмәтләндерү чыгымнарын да исәпкә кертеп, без аны илле миллион дип алыйк.
Әйтик, сиңа умыртка баганасын тикшертергә кирәк. Бу муен, арка һәм бил өлешен дә кертеп, якынча унбиш мең тирәсенә баса. Кайсы өлкәңне каратсаң да, тулы (комплекслы) тикшеренү шул чама була. Һәм син аны берьюлымы, өлешләтәме үтәсең - сәламәтлек кадерлерәк, бүтән чараң юк. Бер авырудан унбиш мең тирәсе чыга. Көн саен бер генә кеше тикшеренсә дә, бу елына ике миллионнан артык акча китерә. Ә мондый бүлмәләрнең ишек төбендә һәрвакыт чират булуын исәпкә алсаң... Өстәвенә, бер елныкы икенчегә ярамый һәм авыру аны ел саен, һич югы ике елга бер үтәргә мәҗбүр... Әлеге җайланма бер-ике ел эчендә үзенең бөтен чыгымнарын каплап, акча станогына әверелә...
Кеше кесәсендәге акчаны чутлау кебек тоелмасын, нинди генә кыйммәтле аппаратура да кыска вакыт эчендә үз бәясен аклый, дигәнне әйтүем. Шулай булгач, медицина учреждениеләренең үзләренең дә чиргә юлыккан балаларга ярдәм итәргә, һич югында беркадәр ташлама ясарга мөмкинлеге бардыр сыман тоела.
Ни генә әйтсәң дә, дәвалау бәясе гади кешенең утыз еллык хезмәт хакы күләмендә булырга тиеш түгел бит инде. Әллә бездә сыйфатлы медицина хезмәтенә бай балалары гына лаеклымы?

Соңгы өмет булмасын
Аңлашылганча, авыр чиргә юлыккан балалар хәстәре - четерекле мәсьәләләр белән бәйләнгән җитди проблема. Хәтта дәүләт дәрәҗәсендә күтәргән хәлдә дә аны санаулы көннәрдә генә хәл итеп булмыйдыр. Һәм бәлагә тарыганнарның төп өмете булып элеккечә хәйрия фондлары, шәфкатьле кешеләрнең ярдәме кала.
Һәм шушы фонда һәртөрле әтрәк-әләмнең җиңел акча эшләү ниятеннән ярдәм сорап язган хатлары чынлап та бәлагә юлыкканнарның соңгы мөмкинлеген дә юкка чыгара. (Чөнки бер тапкыр акча күчереп алданган кеше икенчегә андый хатларны укып та тормый.) Ә мондый гамәлнең үләргә яткан баланың соңгы ризыгын тартып алудан бер аермасы да юк сыман.
Шулай да өметсезлеккә биреләсе килми. Бәлагә тарыганнарга да шуны телим. Өметләре өзелмәсен дә, сабырлыклары сынмасын. Ә ярдәм килер... Ходайдан булса да...
Марат Кәбиров

***
Изгелек эшлә дә суга сал
Арабызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп, тик менә сәдакаңны кинәт кенә кемгә бирергә дә белми аптырап каласың. Сәдаканың савабы булсын дип, аны нәкъ менә чынлап та ярдәмгә мохтаҗ кешегә бирәсе килә бит. Андыйларның исемлеге исә «Зәкят» һәм «Ярдәм» фондларында да бар икән. «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлев сүзләренә караганда, җыелган сәдакаларны алар инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга, ялгыз пенсионерларга бүлеп тарата. Күрмәүчеләр һәм ДЦП диагнозлыларга айлык тернәкләндерү курслары оештыра. Сукырлар өчен махсус китаплар һәм аудиопродукция чыгара. ДЦП инвалидлар өчен көн дә диярлек ифтар ашларын да уздыралар. Фондка мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсенең хәленә керергә тырышабыз, ди Илһам Исмәгыйлев. Ярдәм сораучылардан исә аларның мохтаҗ булуларын раслаган документлары алына яки фонд хезмәткәрләре моның дөреслеген дә барып тикшерә.
«Зәкят» хәйрия фонды исә үз сайтында кемгә һәм ничә сум яки нинди төр ярдәм күрсәтелгәнен, кемгә ярдәм кирәге, фәлән айда ничә сум акче кергәне - барысын да язып бара.
Дилбәр Гарифуллина

Ә сез ярдәм итәсезме?
Эльвира Кәримуллина, укытучы:
- Урамда соранып утыручыларга элек сәдака биргәли идем. Соңгы вакытларда алдап акча җыючылар күбәйгәч, алардан шикләнә башладым. Күбесенчә республика матбугатында чыккан, җитди рәсми сайтларга эленгән мәгълүматка гына ышанам. Банк реквизитларын алып акча күчергәнем бар, тик ул бик җайсыз, вакытны күп ала. Шуңа да телефон номерларын биргән кешеләргә булышам. Ярдәм итәргә теләге булганнарга иң элек аңа мохтаҗ кешене үз араңнан эзләргә кирәк, диләр. Таныш булган, белгән кешеңә ярдәм итү тагын да күңеллерәк һәм саваплырак.

Дамир Хәйруллин, менеджер:
- Булышырга яратам мин. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мескеннәргә һәм тол хатыннарга ярдәм итүчегә Аллаһы Тәгалә үз юлында тырышлык күрсәткән кешегә төне буе намазда утырып, ел буена ураза тоткан кешенең савабын бирер, дигән. Кулымнан килгәнчә булышырга тырышам мин. Шуңа игътибар иткәнем бар: юмарт булган саен, Ходай сиңа тагын да күбрәк бирә. Ә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп арабызда.

Дания Минһаҗева, сатучы:
- Соңгы вакытларда ярдәм сораучылар артык күбәеп китте. Булышучылары да бик күп. Әмма, миңа калса, халык хәзер соранырга ияләнеп китте. Теләнү, мескенләнүдән ояла белми башладылар. Яхшы машинада йөрүчеләрнең дә кемедер авырып китеп ярдәм сораучыларын беләм. Иң элек син үзеңнән башла, акча бик кирәк булгач, нишләп соң син машинаңны, дачаңны сатмыйсың?

***
Аларга акча биреп, җүләр булма!
Эшкә барганда көн саен күрә идем мин аларны. 4-5 яшьләрендәге баласын алдына салып йоклатып утыручы яшь кенә хатын шул балага операция өчен акча җыеп утыра. Көн дә күрәм, көн дә хәер бирәм, көн дә гаҗәпләнәм. Бу бала ник гел шулай йокымсыраган-аңгырайган халәттә икән? Бу хатын эссе кояш астында иртәдән-кичкә кадәр ничек шулай бер урында утырып тора ала икән дә, баласы ничек түзә икән?
Берничә көн карап йөргәннән соң, ярдәмнең икенче төрлесен тәкъдим итеп карарга булдым мин бу хатынга. Әйдәгез, мин әйтәм, сезнең турыда газетага язып чыгыйк. Мәрхәмәтле кешеләр күп бит, болай утырган ише булмас. Әллә нишләп, куркып китте бу. Ярдәм чыннан да кирәк кеше мондый мөмкинлеккә чытырдап ябышырга тиеш иде кебек, ә бу кирегә сукалап маташа. Алай да кич белән очрашырга булып, адресын алып калдым. Кич исә хатын әйткән йортны таптым, әмма фатирда авыру балалы хатын түгел, икенче бер гаилә яши булып чыкты. Алдаган икән! Ни гаҗәп, икенче көнне эшкә барганда инде гел утыра торган урынында юк иде хәер сорашучы. Анда башка күренмәде дә.
Әмма мин аны берәр айдан тагын очраттым. Бүтән, ераграк урынга күчеп утырган икән. Мине таныды тагын үзе. «Теге көннен ялган адрес биргәнсез бит», - дим.
- Шулай килеп чыкты. Мин анда фатир алып тора идем, хәзер икенче адреска күчтек. Исерек хуҗалар фатирдан кудылар, - ди.
Кич яңа адрес буенча очрашырга булдык. Әмма тагын алдаган булып чыкты. Бу юлы хәтта ул әйткән йортны да таба алмадым. Икенче көнне махсус барып карасам, хатыннан да җилләр искән иде инде. Башкача очратмадым мин аларны. Башка районга ук күчеп киттеләр, ахры. Шул хәлдән соң авыру баласын дәваларга акча җыеп торучыларга карамаска тырышып, үземне «алдакчылар алар» дип ышандырып йөри башладым. «Балаларны йокы даруы эчереп алып чыгалар икән бит алар. Юкса көн буе урамда бала ничек түзсен? Соранып утыручыларны тиешле урыннарга иртән тараталар, кич җыеп алып, өйләренә озаталар, шулай акча эшлиләр алар. Аларга хәер биреп җүләр булма!» - дип киңәш итте танышларым. Тик олылар кулында курчак булырга мәҗбүр балалар кызганыч.
Илсөя Зәйнуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading