16+

Балалар өчен беренче радио

Татар телендә эшли торган “Саф” балалар радиосы турында ишеткәнегез, аны тыңлаганыгыз бар идеме әле? Радио сынау режимында 2022 елның 1 июнендә – Балаларны яклау көнендә эшли башлады.

Балалар өчен беренче радио

Татар телендә эшли торган “Саф” балалар радиосы турында ишеткәнегез, аны тыңлаганыгыз бар идеме әле? Радио сынау режимында 2022 елның 1 июнендә – Балаларны яклау көнендә эшли башлады.

Ярты ел эшләү дәверендә 30 балалар өлкәсендәге белгеч җәлеп ителгән, 400 тапшыру һәм 60 балалар өчен әдәби әсәр яздырылган. Радио фондында 2100 музыкаль әсәр бар.

“Кызыбыз Арзу тугач, аңа көйләр җыя башладым. Еш кына тәҗрибәле әти-әниләр: “Балага дөньякүләм классик музыка тыңлатырга кирәк. Ул бик файдалы”, – дип әйтәләр иде. Мин, әлбәттә, кабыза идем һәм кызыма да бик ошый иде. Аннан соң күңел Яхин, Сәйдәшев музыкаларын сагына башлады. “Ә ни өчен мин аларны Арзуга тыңлатмыйм соң?” дип уйлап куйдым. Соңрак төрле-төрле көй һәм җырлар куя башладым. Әлбәттә, плейлистны һәрвакыт үзгәртергә, яңартырга, тулыландырырга кирәк. Менә шулай итеп җырлар папкасы барлыкка килде. Һәм әти-әниләр уртаклашуымны сорый башлады. Шул рәвешле бу җырларга ихтыяҗ барлыгын аңладым. Башта ирем белән фикерләштем һәм аннары безнең әдәби мөхәрриребез Гөлназ Гариповага һәм музыкаль мөхәрриребез Чулпан Яркәевага идеямне сөйләдем. Аларның “Әйе” дип хуплаулары җитә калды. “Саф” балалар радиосы шулай туды да”, – дип, радионың барлыкка килү тарихы белән таныштырып үтте координатор Алсу Галимова. 

“Саф” – тәүлек буе эшли торган радио. Анда балалар һәм әти-әниләр өчен тапшырулар, балалар өчен татарча җырлар, татар классик музыкасы, татар халык иҗаты, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, радиоспектакльләр, бишек җырлары яңгыратыла.
Радиода “Гаҗәпме – гаҗәп” (0+), “Мәкальләр” (0+), “Хәрәкәттә – бәрәкәт” (0+), “Белмәмеш” (3+), “Безнең табиб” (3+), “Авазлар иленә сәяхәт” (3+), “Табигать балалары” (3+), “Хайваннар дөньясы” (3+), “Асылзадә” (6+), “Минем дөньям” (6+), “Зиһенле шәкерт” (6+), “Спорт!”, “Гөлбакча” (6+), “Китапханә” (6+), “Афиша” (6+), “Гаилә көндәлеге” (6+), “Һөнәр” (6+), “Сәфәри” (6+), “Иманлы бала” (6+), “Казан хәзинәсе” (6+), “Җиһангирлар”, “Без-без-без идек” (12+), “Кара-каршы” (16+) тапшырулары чыга. 

Радионың үз сәнгать советы бар. Һәр җыр, һәр әсәр, һәр тапшыру сәнгать советы аша үтә. Тапшыруларны әзерләүгә тәҗрибәле белгечләр һәм экспертлар җәлеп ителә. “Саф” балалар радиосында тәүлек 5 блокка бүленгән. Һәр блокның үз тапшырулары һәм музыкаль челтәре бар. Әлегә кадәр радио үз эшләрен яратып башкара торган югары дәрәҗәдәге белгечләр һәм энтузиастлар ярдәме белән эшләнә.
Хәзерге көндә радионың 7500дән артык уникаль тыңлаучысы бар. Көн саен аны 500 кеше тыңлый.

“Максатыбыз – сабыйларыбызга дөньяны ана телендә танып белү өчен мохит булдыру. “Татар” дигәндә, без татар дөньясы белән генә чикләнәбез. Монда инде без максатыбызны зурайтырга, киңәйтергә булдык. Балаларга бөтен дөньяны танып белү өчен АНА ТЕЛЕНДӘ мохит булдыру”, – диде Алсу Галимова.    
Радионы сайтыннан (https://saf-radio.ru) һәм мобиль кушымтадан тыңларга мөмкин. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading