16+

Баланы – мәктәпкә, машинаны – утильгә

Россия автомобиль сәнәгатендә кабат кризис - илебездә ясалган машиналарны сатып алырга атлыкмый икән халык. Шуңа да батып баручыга салам сузгандай, хөкүмәт икенче тапкыр утильләштерү программасын эшләтеп җибәрде. Ул 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программа кысаларында, иске машинаны утильгә тапшырып, яңасын алуга ташлама бирелә.

Россия автомобиль сәнәгатендә кабат кризис - илебездә ясалган машиналарны сатып алырга атлыкмый икән халык. Шуңа да батып баручыга салам сузгандай, хөкүмәт икенче тапкыр утильләштерү программасын эшләтеп җибәрде. Ул 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Программа кысаларында, иске машинаны утильгә тапшырып, яңасын алуга ташлама бирелә.

Автоөмә
Утильләштерү программасы тәүге тапкыр 2010 елның мартында эшләп китеп, 2011 елның июнендә тәмамланды. Ил күләмендә эшли башлаганчы, аны Түбән Новгород өлкәсендә 2009 елның августында сынап караганнар. Нәтиҗәдә, илкүләм программа ярдәмендә, 490 мең чамасы (Татарстанда - 25 мең) «иске тагарак» юк ителеп, илебез юлларында шул кадәр яңа машина пәйда булды.

Программа кысаларында яңа машина алганда, фәкать бер таләп бар - «тимер ат» Россиядә җыелган булырга тиеш. Маркасы белән бәясенең нинди булуы мөһим түгел. Безнең илдә автоваз модельләреннән кала, «Форд», «Хенде», «Киа», «Рено», «Опель», «Нисан», «БМВ» һәм башка чит ил маркалары җыела. Җиңел машина гына түгел, йөк машинасы яки автобус хуҗасы булу мөмкинлеге дә бирелә бу юлы. Аларның да иске «кардәш»ләрен утильгә тапшырырга мөмкин. Хөкүмәтнең аппетиты да сизелерлек кимегән: дүрт ай эчендә төрле класстагы 170 мең машина гына сатарга ниятлиләр. Яз көне машина сатучылар (дилерлар) премьер-министрга утильләштерү программасын кайтаруларын сорап хат язганнар иде. Искене яңага алыштыру өмәсе бюджеттан 10 миллиард сум «каерачак».

Гади ташлама яки трейд-ин
Ташламаның күләме машинаның төренә һәм утильгә ни рәвешле тапшыруына бәйле. Әгәр хуҗа җиңел машинасын (калганнары исемлектә) исәптән төшереп, аны утильгә тапшырса, 50 мең сумлык ташламага ия булачак. Шунысы гаҗәп тә, куанычлы да: утильгә теләсә кайсы елгы машинаны тапшырырга була.

Ташламага ия булуның икенче юлы да бар, анысы трейд‑ин дип атала. Монда катнашучы машиналар алты елдан артыграк кулланылган булырга тиеш. Нәрсә соң ул трейд-ин? Әйтик, сез теге яки бу салоннан яңа машина алырга телисез, ди. Шул ук вакытта иске машинагыз да бар, ди. Салонга шуны китерәсез, бөтен җирен тикшерәләр дә, ахыр чиктә, бәясен әйтәләр. Шул бәя ташламага әйләнә дә инде. Монысы - гадәти трейд‑ин схемасы. Әмма программа кысаларындагы трейд‑инның гадәти трейд‑иннан аермасы шунда: машинаның хәле нинди булуга карамастан, ташлама күләме бер (җиңел машиналарга - 40 мең сум, калганнары исемлектә).

Программаның инде икенче кат тормышка ашырыла башлавы юкка түгел. Россия автомобиль сәнәгатендә хәлләр хөрти икән. 2014 елның июлендә «Группа ГАЗ» («Газель», «Соболь», автобуслар һ.б. җитештерә) ширкәте вице-президенты Елена Матвеева: «Биш меңләп эшчебезгә кыскарту яный», - дип белдергән иде. «Группа ГАЗ» 2014 елның беренче яртыеллыгында, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җиңел автомобильләрне 17 процентка әзрәк саткан. 2014 елның мартында Түбән Новгород өлкәсендәге Павлов автобус заводы да 180 хезмәткәрен эштән җибәргән.

Иске «ат»ны - яңасына
Тукай районы Бордыбаш авылыннан Җәүдәт бабай Нуретдинов хан заманында сатып алган «өчле»сен узган утильләштерү программасында тапшырырга җыенган булган. Әмма, «ат»ыңны исәптән программа башланганчы төшергәнсең бит, дип кабул итмәгәннәр. «Өчле»се шул килеш ишегалдында череп ята. Аның каравы, икенче бер «бахбае» - «җиде»лесе армый-талмый хезмәт күрсәтә. Җәүдәт бабай аны бу юлы утильгә тапшырып, сертификатны НИВА машинасына тотмакчы.

Машинаны утильгә ничек тапшырасы?
Моның өчен программада катнашучы дилерларның берсенә мөрәҗәгать итәсез. Машинаны исәптән төшерү һәм утильләштерүгә белешмә алу белән дилерлык үзәге шөгыльләнәчәк. Хуҗасына исә менә ниләр генә эшлисе кала:

- машинагызны дилерга тапшыру турында ышанычнамә тутырасыз. Ышанычнамә белән беррәттән машина хуҗасы белән дилер арасында килешү төзелә. Асылы: исәптән төшкәнче һәм утильгә җибәрелгәнче, машина дилерда саклануда торачак;

- дилерга ышанычнамә белән иске автомобильне тапшырасыз;

- дилердан утильләштерү турында белешмә аласыз. Аны яңа машина алганда ташламага алыштырачаклар;

- машинаны утильләштергән өчен өч мең сум түлисез;

- дилерыгыздан Россиядә җитештерелгән яңа машинаны сайлап куясыз;

- дилердан утильләштерү турында белешмә алганнан соң, яңа машинаны үз исемегезгә күчереп бетерәсез.


Залогка - ун мең сум
Казанның «КАН-Автоваз» автосалоны (икенче төрле әйткәндә, дилер) утильләштерүдә катнаша. Баксаң, яңа программа турында ишетеп, халык дәррәү купкан икән. Сентябрь башында инде 150дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, ди. Әмма бу салонда машинаны утильгә тапшыру тәртибе бераз башкача:

1. Машина хуҗасы, автосалонга килеп, «тимер ат»ының ПТСын һәм залогка ун мең сум калдырып, үзенә яңа машина сайлап куя;

2. Программада катнашучы һәр дилерга квота - сертификат бирелә. Узган программада «КАН-Автоваз»га аена 50 сертификат бирелгән, быел күпме буласы билгесез. Шуңа да карамастан, инде 150дән артык кеше, залогка акча калдырып, сертификат көтә. Алар 15 сентябрьдә килеп җитәргә тиеш, диделәр автосалонда.

3. 15 сентябрьдә сертификат эләккән кеше, иске машинасында килеп, яңасына утырып кайтып китә.

УАЗ өстәмә ташлама өләшә
Иске машинаны утильгә тапшырып, база комплектацияле яңа Hunterны 90 мең сумга арзанрак сатып алырга мөмкин - 480 мең сум урынына 390 мең сум түлисе. Patriotка ташлама тагы да күбрәк - 110 мең сум, димәк, аны 499 мең сумга алып була. «Буханкалар»ы белән дан тоткан УАЗда да хәлләр гөлләр түгел. Беренче яртыеллыкта җиңел машиналарга сорау - 22,4 процентка, ә УАЗ 3303 гә (безнеңчә «буханка») 44,2 процентка кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading