16+

Барыгыз да агач утыртырга!

Казанда мэр Илсур Метшин 1 октябрьдән «Яшел рекорд» проектының чираттагы этабына старт бирде. Көз ахырларына кадәр 40 мең төп агач утыртылачак.

Барыгыз да агач утыртырга!

Казанда мэр Илсур Метшин 1 октябрьдән «Яшел рекорд» проектының чираттагы этабына старт бирде. Көз ахырларына кадәр 40 мең төп агач утыртылачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев таныштырганча, 90 урамның юл буйларына 27 мең 600 төп агач утыртылачак. Предприятиеләр һәм оешмалар 8 мең 600 төп агач утыртырга йөкләмә алган. «Бер төп агач утырту 2-6 мең сумга төшә. Ләкин бу бәягә яшь үсентеләрне карау чыгымнары да керә», - диде Игорь Куляжев.
Мәгариф учреждениеләре территорияләренә 2,5 мең агач утыртылачак. Мәктәпләр тирәләрендә, ишегалларында корыган агачлар да шактый. Бу уңайдан Игорь Куляжев: «Корыган яки бик картайган агачларны кисү мәсьәләсендә шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетына гариза бирергә кирәк. Белгечләр урынга барып караячак һәм чара күреләчәк», - дип аңлатма бирде.
Мәскәү районында да бу көннәрдә яшелләндерү эшләре белән шөгыльләнәләр. «Казан-2» терминалы янәшәсендә «Горводзеленхоз» тресты һәм «Җир асты транспорт корылмалары төзелеше дирекциясе» предприятиесе эшчеләре мәш килә. «Шәһәр буенча 1981 төп агач утыртачакбыз, һәр агачка гидрогель сибелә, ул дымны саклый», - диде «Горводзеленхоз» трестының баш агрономы Ирек Гыйльманов. «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе директоры Исмәгыйль Шәрифуллин: «Яшелләндерүдә гражданнар да актив катнаша», - дип сөенечен ирештерде.
Ишегалларына, йорт тирәләренә агач утыртырга теләгән гражданнар 296-99-25 «кайнар линия» телефоны аша үсентеләргә гариза бирә алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading