16+

Башкалалар гигант бөкедә

«Яндекс-Бөке» сервисы мәгълүматларына караганда, 30 ноябрь кичке сәгать биштә Санкт-Петербургта юлдагы хәлнең катлаулылыгы иң биек ноктасына - 10 баллга җиткән.

Башкалалар гигант бөкедә

«Яндекс-Бөке» сервисы мәгълүматларына караганда, 30 ноябрь кичке сәгать биштә Санкт-Петербургта юлдагы хәлнең катлаулылыгы иң биек ноктасына - 10 баллга җиткән.

Аңа кадәр ноябрьнең 28еннән 29ына каршы төндә Мәскәүдә әлегәчә күрелмәгән күләмдә кар төшә. Иртә белән башкалада хәрәкәт тулысынча туктый, ә «Яндекс-бөке» сервисы 10 баллы шкаладан 9ын күрсәтә. 2 тәүлек эчендә явым-төшем айлык норманың яртысыннан артып китә. Күпләр, эшкә бару өчен, метрога күчеп утырырга мәҗбүр була. Метро бу көнне гадәттәгегә караганда 30 процентка ныграк тула.
Тиздән көтелмәгән һава торышы Төньяк башкалага да барып җитә. Коммуналь хезмәткәрләр кулларыннан килгәннең барын да эшли, Питерда 2037 берәмлек техника эшкә җигелсә, Мәскәүдә бу күрсәткеч 12 меңне уза.
Дәвамлы явым-төшемнәр ике башкала халкының да көндәлек тормыш рәвешен үзгәртеп куя, шул исәптән спортта да. «Зенит»ның 300 җанатары Мәскәүдә «Спартак» белән узучы матчка барып җитә алмый. Юлга чыккан җиде автобусның алтысы Новгород өлкәсеннән кире борыла. Соңгы мәгълүматлар буенча, Тверь һәм Новгород өлкәләрендәге М-10 «Россия» федераль трассасында күп көннәргә сузылган бөке 190 кмны узып киткән була, дип хәбәр итә «РИА новости». Хәзер транспорт хәрәкәте җайга салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading