Брейк-данс - ул бик сәер авыру, әмма аннан дәваланмавың яхшырак, дип шаярталар биюнең бу төренә мөкиббән китүчеләр. Сәер авыру икәнлеге әллә кайдан күренеп тора шул аның.
Баш түбәсендә торган килеш, кул-аякларыңны әллә нинди рәвешләргә кертеп әйләнеп кара әле! Авыру «азган» мәлләрдә 5-6шар сәгать өйрәнү залларыннан чыкмый ятарга туры килә икән аларга. Брейк-данс белән җенләнүчеләр бу атнада Казанга җыелалар.
Россиянең спорт башкаласы Казанда 25 апрельдән 27сенә кадәр брейк-данс буенча «COMBONATION 6» фестивале үтәчәк. Чарага Бразилия, АКШ, Япония, Голландия, Бельгия, Франция биючеләре дә килер дип көтелә.
Фестивальне оештыру идеясенең авторы, брейк-данс буенча дөнья һәм Европа чемпионы Александр Шаталов сүзләренә караганда, Казанга барлыгы 500- ләп катнашучы киләчәк. Алар арасында 50ләп кыз да бар. 25 апрельдә, дөньякүләм танылган брейк-данс биючеләре белән берлектә, ачык тренировкалар һәм мастер-класслар үткәреләчәк. 26 апрельдә сәгать 15.00- дә «КАИ-ОЛИМП» мәдәни-спорт үзәгендә сайлап алу этабы уза. 500 катнашучыдан финалга бары 8е генә үтә. Фестивальнең финалы «Эрмитаж» концерт-холлында 27 апрельдә узачак. «Бу фестивальдә катнашучылар, көчләрен генә сынап калмыйча, бер-берсе белән таныша, аралаша, тәҗрибә уртаклаша алачак. Әлегә кадәр безнең Россия биючеләре генә чит илдә үткән фестивальләргә йөри иде. Быел исә беренче тапкыр чит илләрдән катнашучылар Россиягә киләчәк», - диде Александр Шаталов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар