16+

Башкала районнарының берсе юбилейга әзерләнә

Казан-йортның Мәскәү атлы баласына 50 ел тулды.

Башкала районнарының берсе юбилейга әзерләнә

Казан-йортның Мәскәү атлы баласына 50 ел тулды.

Россия Президенты Владимир Путин Казанга эшлекле сәфәре вакытында башкаланың төзекләндерелгән “Московский” мәдәният үзәгендә Мәскәү районына уңышлар теләгән иде. 

Дөньяның АКШ, Аргентина, Бразилия, Казахстан, Украина һәм башка илләрендә Мәскәү атамасын йөрткән 20дән артык шәһәр бар. Россиянең Әстерхан, Тверь, Киров, Псков, Түбән Новгород өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында, шулай ук башка төбәкләрдә кайбер торак пунктлар әлеге исем-атаманы йөртә. Казанның да үз Мәскәве бар, ул – 1973 елда оешкан Мәскәү районы.

“Без районыбызның данлы тарихы һәм бүгенге уңышлары белән горурланабыз. Аның төп горурлыгы һәм кыйммәтлесе – биредә яшәүче, районны ихластан яратучы кешеләре, предприятиеләре һәм оешмалары, тырыш хезмәт коллективлары. Район оешканда эшләгән предприятиеләрне, аларның җитәкчеләрен, ветераннарны хөрмәт белән искә алабыз”, - ди Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов.

- Мәскәү районында хәзер 104 мең кеше яши. Казан мэры Илсур Метшин башлангычында Мәскәү районының юбилее зурлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерү бәйрәме, - диде Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең аппарат җитәкчесе Айдар Сәгетдинов журналистлар белән очрашуда.

1996-2006 елларда Мәскәү районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Гүзәлия Минкина үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
- Мәскәү районы ул – олы химия, тырыш кешеләр, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, спорт районы. “Казан органик синтез” заводының ул вакыттагы генераль директоры Наил Хәбибович Юсупов рәислегендәге директорлар советы районның үсешенә зур хезмәт өлеше кертте. Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангычындагы тузган торак программасын гамәләгә ашыруда, аннан соң 2005 елда Казанның меңъеллыгын билгеләп үтүгә әзерлектә һәр предприятие һәм оешма коллективы, хәтта, балалар бакчалары күтәренке максатлар алып эшләде. 1990 еллардагы икътисад кризисы эшкә нык кырын сукты, ләкин без “Оргсинтез”, “Тасма” кебек эре предприятиеләрне саклап кала алдык. Бер карасаң, 50 ел күп тә, әле бик аз да. Мәскәү районының киләчәге, өмете яшьләр кулында. Киләсе юбилейларда да ирешелгән яңа уңышларны күрсәтә алырлык булсын иде, - диде Гүзәлия Минкина.

Киров һәм Мәскәү районнары музее мөдире Лидия Абалакова сүзләренә караганда, Мәскәү районы 50 генә түгел, ә 400 елга якын тарихлы икән.
- Казанда 1654 елда бик каты малярия таралган, халык күпләп үлгән. Кешеләр афәттән качып, хәзерге Мәскәү районы тирәләренә күченгән, гыйбәдәтләр кылып, корбанга кәҗәләр чалган. Музейга әнә шулай борынгыдан башлап язмалар һәм документлар тупладык. Предприятиеләрне һәм районыбыздан чыккан абруйлы шәхесләрне дә күрсәттек. Россия Президенты Владимир Путин Казанга эшлекле сәфәре вакытында төзекләндерелгән “Московский” мәдәният үзәген карады. Ул үзешчән сәнгатьтә, спортта катнашкан балалар белән дә очрашты, яшьләргә, шулай ук Мәскәү районына уңышлар теләде, - дип сөйләде Лидия Абалакова.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов әйтүенчә, Мәскәү районының 50 еллыгы Мәскәү районында яшәүчеләрнең генә түгел, ә шушында эшләүчеләрнең дә бәйрәме. 

- Мәскәү районы – заманча, матур, уңайлы. Торак йортлар, мәктәпләр, дәваханәләр, урамнар, ишегаллары, парклар һәм скверлар төзекләндерелә. Көнкүреш, хезмәт, уку һәм ял өчен уңай шартлар тудырыла. Мәскәү районының 50 еллыгы Ватан өчен яшәүнең һәм эшләүнең, данлы традицияләрне саклауның һәм үстерүнең матур чагылышы, шулай ук тырыш хезмәткә рухландыручы истәлекле вакыйга булыр, дип ышанабыз, - ди Сергей Миронов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading