16+

Байларга «пионерлар» кирәкми, ә Казанга – кирәк

Казан янындагы балалар сәламәтләндерү җәйге лагерьларына 16 майдан юлламалар сату башлана, лагерьларда тәүге сменалар 2 июньнән старт ала. Юлламаның тулы бәясе - 15 мең сум. Ата-аналар, лагерьның төренә карап, әлеге бәянең 3,5-4,5 мең сумын гына түли.

Байларга «пионерлар» кирәкми, ә Казанга – кирәк

Казан янындагы балалар сәламәтләндерү җәйге лагерьларына 16 майдан юлламалар сату башлана, лагерьларда тәүге сменалар 2 июньнән старт ала. Юлламаның тулы бәясе - 15 мең сум. Ата-аналар, лагерьның төренә карап, әлеге бәянең 3,5-4,5 мең сумын гына түли.

- Муниципаль карамактагы 14 лагерьда сигез мең бала ял итәчәк. Беренче сыйныфка баручылар мәктәпкә әзерлек узачак, мондый төркемнәр «Ново-Юдино» лагеренда туплана. Балалар биергә һәм фотога төшерергә дә өйрәнәчәкләр. Каникул чорында оештырылган ялга 28 мең бала җәлеп ителәчәк. Балалар ялын оештыруга шәһәр бюджетыннан 246 миллион сум билгеләнде, лагерьларда тәрбияче булып эшләүчеләргә 24 мең сум хезмәт хакы түләнәчәк. Кара диңгезгә быел да өч мең бала ял итәргә барачак, -диде шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Сергей Миронов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

«Заречье» сәламәтләндерү лагеренда колачлы үзгәртеп төзү эшләре бара. Бу лагерь ел дәвамында эшчәнлек алып барачак, анда елына җиде меңгә якын бала ял итәчәк.
Сергей Миронов әйткәнчә, муниципаль карамактагы лагерьларның һәммәсенең дә иминлек паспортлары бар. Янгын куркынычсызлыгы һәм балалар иминлеге җитди күзәтчелектә тотылачак. Җәйге лагерьлар эшчәнлеге чорында «ышаныч» телефоны гамәлдә булачак, аның номеры - 2 97-36-02.

- Бала җәйге лагерьда чакта нинди дә булса мәсьәләгә юлыкса, канәгатьсезлек белдерсә, әлеге телефон аша хәбәр салсын, - диде Сергей Миронов.
Балаларның җәйге ялын оештыру турында сүз барганда, мэр Илсур Метшин да үзенең балачак хатирәләренә бирелеп алды, гомумән, лагерьларга бәйле фикерләре белән уртаклашты.
- Элеккеге пионер лагерьлары урыннарында җир кишәрлеге алып, коттедж төзеп, урманда яшәргә кызыгучылар күп булды. Шәһәр казнасы да бай түгел иде, ләкин без коткыга бирелмәдек, лагерьларны сатмадык. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңадан торгызуда, төзекләндерүдә ярдәме зур булды, - диде Илсур Метшин, - яңа кеды сатып алып бирсәләр, аны аякка кимичә, җәйгә кадәр -пионер лагере на барганга кадәр саклый идек бит. Лагерь - җәйнең дә, бала чакның да матур истәлеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading