16+

«Бер гөнаһсыз» «незамерзайка»ның сукыр калдыруы да бар

Иркутск шәһәрендә йөзгә якын кешенең метанолдан ясалган «Боярышник» эчеп һәлак булуы хакимият органнарын да, халыкны да сискәндереп җибәрде. Спирт катнашмалы продукция җитештерүчеләргә һәм сатучыларга ил күләмендә планнан тыш тикшерүләр үткәрелә хәзер.

«Бер гөнаһсыз» «незамерзайка»ның сукыр калдыруы да бар

Иркутск шәһәрендә йөзгә якын кешенең метанолдан ясалган «Боярышник» эчеп һәлак булуы хакимият органнарын да, халыкны да сискәндереп җибәрде. Спирт катнашмалы продукция җитештерүчеләргә һәм сатучыларга ил күләмендә планнан тыш тикшерүләр үткәрелә хәзер.

Республикадагы хәлләр белән Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова таныштырды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Саба, Зәй, Азнакай, Мамадыш, Актаныш, Апас, Яшел Үзән, Алексеевск, Югары Ослан, Баулы, Болгар, Лениногорск, Нурлат, Лаеш, Чис­тай, гомумән, республиканың барлык төбәкләрендә сатыла торган парфюмерия-косметика һәм көнкүреш химиясе продукциясендә метил спиртының (метанол) тиеш­ле нормалардан артык булуы ачык­ланган.

- Апаста эшкуар Фәйзуллинаның «Автозапчасти» кибетендә сатыла торган автомобиль тәрәзәсен юа торган «Super Tech» сыеклыгында метанол катнашмасы - нормадан хәтта 902 мәртәбәгә артык, - дип мисал китерде Марина Трофимова. - Ә метанол чын мәгънәсендә агу, ул кешенең нерв һәм йөрәк системасына зыян сала, күзләр сукыраерга мөмкин.

Мәскәү шәһәреннән, Владимир, Ульяновск, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләреннән стандартларга җавап бирмәүче «незамерзайка»лар республикага сатуга кайтартылган. автомобиль тәрәзәсе юдыр­гычлары «Капелька», «LAZUR», «SKYLU», «NORD STREAM»га метанол күп ку­шылган.

- Россиядә автомобильгә хезмәт күрсәтүдә файдаланыла торган сыеклык­лар җитештергәндә метанол кулланылмый. Хәзер изопропил спирты файдаланыла. Изопропил спиртыннан ацетонга охшаш ис килә, ләкин сәламәтлеккә зыяны юк. Автоһәвәскәрләр иссез һәм арзан бәяләрдәге сыеклык­ларга алданмасыннар. Техник таләпләргә җавап бирүче «незамерзайка»ның бәясе 200 сумнан да ким була алмый, - диде Казан милли-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) нефть һәм нефть-химиясе факультеты деканы профессор Наталья Башкирцева. - Метанол кушылган очракта да, ул йөзгә биш өлештән артмас­ка тиеш.

Метил спиртын эчәргә һич тә ярамый! 50 миллиграмм метил спиртын куллану нерв системасын боза, сукыраюга китерә, ә 100 миллиграмм эчкәндә, үлем яный.

Марина Трофимова искәрткәнчә, лосьонда һәм гигиена максатларындагы башка төрле сыеклыкларда этил спирты да продукциянең 25 процентыннан артыр­га тиеш түгел.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең «кайнар элемтә» телефоны: атнаның эш көннәрендә (843) 236-94-11 һәм ял көннәрендә (843) 238-98-54. 10.00-17.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading