16+

Бер үк йортта берәүләргә – эссе, икенчеләргә – салкын. Ничек ярарга?

Йортта җылылыкны һәр кешенең аерым теләгенә яраклаштырып бетереп булмый: күп фатирлы йорт ул – гомум торак йорт Казанда күп фатирлы 5314 йортта җылылык бар. «Калган 36 йортка да бу атнада җылылык җибәреләчәк», – дип ышандырды «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Бер үк йортта берәүләргә – эссе, икенчеләргә – салкын. Ничек ярарга?

Йортта җылылыкны һәр кешенең аерым теләгенә яраклаштырып бетереп булмый: күп фатирлы йорт ул – гомум торак йорт Казанда күп фатирлы 5314 йортта җылылык бар. «Калган 36 йортка да бу атнада җылылык җибәреләчәк», – дип ышандырды «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Башкалада быел җылыту сезоны 21 сентябрьдән старт алды. Социаль әһәмияттәге биналарга: хастаханәләргә, бала тудыру йортларына, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирү 17 сентябрьдә үк башланган. 
– Беренче чордагы ике атнада шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитетына һәм «Ачык Казан»  системасына 9,5 мең мөрәҗәгать керде. Җылылыкны көйләү дәвам итә, нәтиҗәдә күпләп шалтыратулар кимеде, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Күп фатирлы 400 йортта котельныйлар йортның түбәсенә урнаштырылган яки фатирларның эченә шәхси җылыту казаннары куелган. Алар үзләре теләгәнчә кабыза-сүндерә, җылылыкны да көйли. Тик башкаладагы күп фатирлы 6 йорт һәм йортка янкорма итеп төзелгән бер балалар бакчасы мондый «мөстәкыйльлектән» мәхрүм.

Болар җылылыкны ике ведомство котельныеннан ала. Әлеге котельныйлар, гөнаһ шомлыгына, газ файдаланган өчен бурычларын түләмәгән, Ростехнадзор күрсәткән кимчелекләрне дә бетермәгән. Шунлыктан эшкә вакытында керешмәгәннәр, ягъни җылылык җитештермиләр. Мәсьәләне прокуратура тикшерергә керешкән.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, үз фикерләре белән уртаклашканда, җылыту мәсьәләсендәге һәр мөрәҗәгатькә җаваплы карарга чакырды.

– Җылыту сезоны башланганда, фикер каршылыклары һәрвакыт чыга: бер үк йортта берәүләргә – эссе, икенчеләргә – салкын, – диде Денис Калинкин. – Эссе,  – дип шалтыратучылар да булды. Мондый очракларда йортның гомум җыелышын уздыру зарур. Кулай температураны билгеләп, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәсең. Күп фатирлы йортта җылылыкны һәр кешенең аерым теләгенә яраклаштырып бетереп булмый. Кайбер кешеләр һаман шуны аңламый: күп фатирлы йорт ул – гомум торак йорт. Торак кодексы нигезендә, барлык мәсьәләләр гомум җыелыш буенча кабул ителә. Күпләр җыелышларга йөрергә яратмый, тик барыбер дә бер-береңне тыңларга һәм ишетергә өйрәнергә кирәк.

Денис Калинкин әйткәнчә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җылыту тулысынча көйләнелгән. Узган атнада бер балалар бакчасыннан мөрәҗәгать кергән, җылылык бирү мәсьәләсе тиз арада хәл ителгән. 
Йортларында җылылык булмаган кешеләр «Открытая Казань» системасына 236-4-123 телефоны аша хәбәр бирә ала.

Фото "ШК" архивыннан. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading