16+

Шырпы – тормыш тоткасы (2 март – Халыкара шырпы көне)

Французларда бер мәкаль бар: “Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз!»

Шырпы – тормыш тоткасы (2 март – Халыкара шырпы көне)

Французларда бер мәкаль бар: “Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз!»

Шырпы безнең тормышыбызда зур урын тота. Аш пешерер өчен казан асарга да, җылыныр өчен учак ягарга да, яктыртыр өчен шәм кабызырга да кирәк ул. Бер сүз белән әйткәндә, шырпы – тормыш тоткасы. Шуңадыр инде, аңа бер караганда кечкенә генә нәрсәгә Халыкара көн бирелгән. Нигә 2 март икәнен беркем дә белми.

Элек утны агачны агачка бик озак ышкып кына таба алганнар. Ә инде фосфор матдәсе ачылган, 1805 ел шырпының туган елы дип исәпләнә. Озакламый 1813 елда Венада шырпы ясый торган мануфактура да эшли башлый. Ләкин бу шырпылар бик куркыныч булган. Алар хәтта савытта үзләреннән-үзләре ышкылып та кабынып китә алган. Ә инде хәзерге заман шырпыларына охшаганны, аларның бабасын 1851 елда Швециядә бертуган Лондстремнар ясый. Һәм алар 1855 елда Париждагы күргәзмәдә алтын медальгә дә лаек булалар. Шырпы ясауда Россия дә калышмый. 1913 елда илдә 251 шырпы җитештерү предприятиесе була.

Шырпының тартмасы да бик үзенчәлекле. Аны линейка булмаганда, озынлык үлчәр өчен дә кулланырга мөмкин. ГОСТ буенча аның буе төгәл 5 сантиметр. Армиядә хезмәт иткәннәр бер шырпы янып беткәнче 45 секундта киенеп бетәргә тиеш, идек диләр.

Бүген шырпының урынын төрле кабызгычлар алса да, ул тормышыбыздан бөтенләй төшеп кала алмый. Башны уйлата торган төрле уеннар өчен дә, фокусчылар да яратып куллана аны. Төп вазифасын да башкара ул. Хәзер аның төрлеләре бар. Әйтик, аучылар, балыкчылар өчен, чыланса да, давылда да сүнми торганнары. Камин кабыза торган озын таяклылары. Аның тормышыбыздагы роле зур булу турында Россиядә , Швеция Швейцариядә һәм Германиядә шырпы музейларының булуы да сөйли.

Тик шырпы бүген дә зур сакчыллык сорый торган әйбер. Бигрәк тә, өйдә ялгыз калган балалар кулына эләксә, коточкыч фаҗигаләр китереп чыгырырга мөмкин. Зинһар, сак булыйк!
 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X