16+

Бер тәпән балга бер кашык дегет

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге ачык территориядә оештырыла торган ярминкәдә ике кашык “дегет”кә юлыктым мин. Мәйдан продукция белән тулы, халык та күп. Элек моңа сөенер генә идең. Ләкин, бүген коронавирус кабат көчәйгән чорда уза ярминкәләр.

Бер тәпән балга бер кашык дегет

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге ачык территориядә оештырыла торган ярминкәдә ике кашык “дегет”кә юлыктым мин. Мәйдан продукция белән тулы, халык та күп. Элек моңа сөенер генә идең. Ләкин, бүген коронавирус кабат көчәйгән чорда уза ярминкәләр.

Узган шимбәдә бирегә Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Буа, Лаеш, Кукмара, Бөгелмә, Югары Ослан, Спасс төбәкләре фермерлары белән шәхси хуҗалыклары килгән иде. Сәүдә рәтләренең төп өлешен Кайбыч һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары били.

- Шушында чыксам, авылга кайтып килгәндәй булам. Казанда гомер узса да, авыл баласы бит мин дә, Әлки районында туып-үстем. Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә катнаша якташларым. Шимбә саен ярминкәгә чыгып, арзан бәягә куларбаны тутырып азык-төлек алып керәм. Авыл халкы тырыша, малай. Моның кадәр ризыкларны җитештерү өчен зур көч кирәк, ләбаса,-дип күңелендә ташыган уй-хисләре белән уртаклашты пенсионер Сөләйман Шакиров.

Югары Ослан районының Воробьевка авылында да уңган-булган кешеләр яши икән.

- Хатыным Елена белән бергәләшеп тавыклар асрыйбыз, казлар үстерәбез. Ярминкәләрдә теләп катнашабыз, артык кош-кортны акчага әйләндерү файда бит инде, - ди Михаил Матухнов.

Бер үк төсле киемнәрдәге егетләрнең капчыклар күтәреп баруларына күзем төште. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең волонтерлар хәрәкәте вәкилләре булып чыкты алар. Өлкән яшьтәгеләргә продукцияне өйләренә кайтарырга булышалар.

Ярминкә бәяләре (килограммнарда): сыер ите-290-340 сум, бәрәңге-13-14 сум, суган-18 сум, кәбестә-10 сум, кишер-12 сум, кызыл чөгендер-10 сум, он-25 сум, йомырканың дистәсе-55-65 сум.

Мәйдан продукция белән тулы, халык та күп. Элек моңа сөенер генә идең. Ләкин, бүген коронавирус кабат көчәйгән чорда уза ярминкәләр. Сатучыларның да һәм сатып алучыларның да икесенең берсендә медицина битлеге юк яки авыз-борын ачык. Монысы - ”дегет”нең беренче кашыгы. Икенчесе: иртә таңнан исерек ир-ат, бер тәпән балга бер кашык дегет сыйфатында, матур ярминкәнең ямен җибәреп, авыл сатучыларына бәйләнеп йөри. Гадәттә, ярминкәләргә полиция хезмәткәрләре күзәтчелек итә иде. Ярминкәләр һәр шимбәдә әле декабрь ахырына кадәр бара. Санитар һәм җәмәгать тәртибе кимчелекләре тиешле органнар тарафыннан уңай хәл ителер, дип өметләник.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading