16+

Беренче бала алып кайткан һәр дүртенче гаилә 11476 сум акча ала

2007 елдан алып, илдә балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән матди ярдәм чаралары гамәлдә. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, 2022 елда “Демография” илкүләм проекты кысаларында, бу ведомство юнәлеше буенча гына да 16,5 млрд сум акча бүленгән.

Беренче бала алып кайткан һәр дүртенче гаилә 11476 сум акча ала

2007 елдан алып, илдә балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән матди ярдәм чаралары гамәлдә. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, 2022 елда “Демография” илкүләм проекты кысаларында, бу ведомство юнәлеше буенча гына да 16,5 млрд сум акча бүленгән.

Матди ярдәмнең 7,9 млрд сумы республика казнасыннан бирелсә, калганы федераль үзәктән килә торган акчалар. 

“2011 елдан алып республикада табигый артым күзәтелә. 2015 елда ул 10 мең кешегә җиткән иде. Кызганычка каршы, 2017 елдан алып, бөтен  субъектларда кебек үк, балалар табу негатив факторларга бәйле. Моңа хатын-кызларның саны аз булу, ягъни 90 нчы елларда туучылар саны кимү; бала табучы хатын-кызларның яше арту; хатын-кызларның карьера төзүгә омтылышы һ.б. керә. Нәтиҗәдә, табигый юл белән арту кимеде. Быелның гыйнвар-февраль айларында Татарстанда 24096 кеше туган, ә 30212 кеше вафат булган. Ягъни, 6116 кешегә кимегәнбез. Узган елның шул ук вакыт аралыгында үлүчеләр белән туучылар арасында аерма 9 меңгә якын булган”, - диде урынбасар һәм узган елда үлүчеләр саны артуны ковид белән дә бәйләп аңлатты. 

Федераль һәм Татарстан бюджетыннан балалы гаиләләргә бүленә һәм бирелә торган акчаларның максаты да субъектыбызда һәм илдә халык санын арттыруга юнәлдерелгән бит. Мисалга, гаиләдә беренче бала туган очракта, республикада 11476 сумга кадәр пособие каралган. Хәзергә Татарстанда мондый төр ярдәм 32,7 мең балага күрсәтелә. Ягъни, беренче бала алып кайткан һәр дүртенче гаилә бу пособиене ала дигән сүз. 

“Республика федераль ярдәм генә көтеп ятмыйча, үзебезнең пособиеләрне дә кертте. Авыл җирлегендә яшәп, бала алып кайтучы гаиләләргә 50 мең сумнан, 100 мең сумга кадәр акчалар бирелә. Әгәр әни кеше 25 яшькә кадәр беренче баласын таба икән, аңа 50 мең, ә 29 яшькә кадәр өченче баласын алып кайтса, 100 мең сум акча түләнә. Белгәнегезчә, республиканың 23 проценты авыл җирлекләрендә яши. Салада гомер итүче гаиләләргә ярдәм итү үз нәтиҗәләрен дә бирде. 2018 елдан алып бу акчаларны безнең 10,5 меңләп хатын-кыз алды”, - диде Наталья Бутаева. Ә нәтиҗә мондыйрак. 2017 елда авылда туучы балалар саны республикада дөньяга килгән барлык сабыйларның 17,5 процентын тәшкил итсә, 2021 елда бу сан 19,3 процентка җиткән. 

“Моңа өстәп, күп балалы гаиләләр саны да арта. Соңгы ун елда аларның саны 69 процентка артты”, - дип искәртте хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    11476 сум бирелуе бик эйбэт, лэкин.... хэр 4 че гаилэ яшэу минимумыннан кимрэк зарплата ала дигэн суз бит ул

    Мөһим

    loading