16+

Беренче тукталыш: Кәвешче йорты

Казанның яңаруына, дөресрәге, рухын кайтаруга үз өлешен кертеп, «Шәһри Казан» бүген өр-яңа сәхифә ачып җибәрә. «Иске-яңа Казан» башкаланың тарихи урыннарына фотосәяхәткә чакыра.

Беренче тукталыш: Кәвешче йорты

Казанның яңаруына, дөресрәге, рухын кайтаруга үз өлешен кертеп, «Шәһри Казан» бүген өр-яңа сәхифә ачып җибәрә. «Иске-яңа Казан» башкаланың тарихи урыннарына фотосәяхәткә чакыра.

Сөенечле: бүген бу тема актуаль, ул күз уңында. Казанның тарихи-мәдәни һәйкәлләре соңгы елларда яңарыш кичерә. Президент Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең тарихи үзәген саклауны үзенең ныклы контроленә алып, бирегә даими җәяүле экскурсияләр оештыра башлагач, хәлләр, күзгә күренеп, уңай якка үзгәрде. Тарихи биналарга инвесторлар беркетелеп, алар җаваплылык тоеп эшли башлады. Нәтиҗәсе күз алдыбызда: үзебез өчен дә куанычлы, килгән туристлар алдында да оят түгел.
Без фотосәяхәтебезне татарның күренекле сәүдәгәрләре, мәгърифәтчеләре, дин эшлеклеләре, меценатлары эзләрен саклаган Иске Татар бистәсеннән башлыйбыз. Беренче тукталыш - Иске Татар бистәсендә сакланып калган сирәк агач архитектура ядкәрләренең берсе - Кәвешче йорты. Ул Казан өязенең Чувашлы авылыннан (хәзерге Биектау районы) бирегә күченеп килгән һәм вакытлар узу белән, Казан халкы арасында кәвешче Кәрим буларак дан алган С.Кәримов истәлеген саклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading