16+

Бертуган Нәҗметдиновлар: «Үзебез салган юллар белән горурланабыз»

Шофер булып эшләүче бертуган Нәҗметдиновларның күзләрендә очкын, телләре телгә йокмый. Яраткан һөнәрләре турында бертуктамый сөйләргә әзер алар. Үзара сөйләшкәндә яңгыраган машина запчастена, юл төзелешенә кагылган кайбер атамаларны хатын-кыз башым белән аңлап бетермәсәм дә, сизеп торам: алар эшләреннән канәгать. Нәҗметдиновлар династиясенең «Татавтодор» акционерлык җәмгыятендәге гомуми эш стажлары 40 елдан артып китә.

Бертуган Нәҗметдиновлар: «Үзебез салган юллар белән горурланабыз»

Шофер булып эшләүче бертуган Нәҗметдиновларның күзләрендә очкын, телләре телгә йокмый. Яраткан һөнәрләре турында бертуктамый сөйләргә әзер алар. Үзара сөйләшкәндә яңгыраган машина запчастена, юл төзелешенә кагылган кайбер атамаларны хатын-кыз башым белән аңлап бетермәсәм дә, сизеп торам: алар эшләреннән канәгать. Нәҗметдиновлар династиясенең «Татавтодор» акционерлык җәмгыятендәге гомуми эш стажлары 40 елдан артып китә.

«Йөк машинасын йөртү җиңелрәк»

Нәҗметдиновлар - гаиләдә дүрт малай. Тумышлары белән Апас районы Черкен (Пучинке Енай) авылыннан. Әтиләре Хәялетдин абзый гомер буе тракторчы булып эшләгән. Шофер һөнәрен уллары дәвам иттергән. Иң олы абыйлары Илгиз «Татавтодор» җәмгыятенә гаиләдән беренче булып килә, аннары энеләрен дә ияртә. Аңа кадәр ул күп кенә башка оешмаларда машина йөртүче буларак тәҗрибә туплый.

- Элеккеге эш урыннарында төрлесен күрергә туры килде, машинаның ватылган чаклары да булды, җиргә ятып та төзәттек, тагылмалы 18 метрлы йөк машиналарын да йөрттек. Паром кичүләрен чыкканда, бу газап иде. Чәчем юкка коелмады инде, - ди ул, башын сыйпап.

«Татавтодор» җәмгыятенең шәһәр яны филиалында эшли башлаганына инде унбишенче ел. Элек йөрткән машиналары белән чагыштырганда, мондагы заманча «иномарка»лар җир белән күк арасы, ди. 21 тонна йөк сыйдырышлы Volvo FM самосвалын йөртә ул.

- Бу машиналарда җәен салкын, кышын җылы. Барлык шартлар да тудырылган, бер төймәгә басу җитә, - ди Илгиз абый, юл төзелешендә файдаланыла торган машиналарны мактап.

Ул энекәше Шәүкәт абый белән эшли. Улы Радикны да үзеннән калдырмаган. Радик автогудронатор йөртә.

- Кечкенәдән әтинең «КамАЗ»ына утырып йөри идем. Шофер һөнәренә кызыксыну балачактан килә. Җиңел беркайда да юк, шулай да хезмәтеңне бәяләсәләр, эшеңне яратып башкарсаң, авырлыклар сизелми, - ди Радик.

Нәҗметдиновларның өченче туганнары - Рамил абый уникенче ел «Татавтодор» җәмгыятенең идарә аппаратында шофер булып эшли.

Эш сәгатьләре иртәнге җидедә башлана. Биектау районында яшәүче Илгиз абый белән Радиктан шулай ерактан көн саен эшкә ничек килеп йөрүләре турында сорашам. Алар исә, моның бер авырлыгын күрмибез, диләр.

- Вахта йөреп тора. Безне алып китә, кайтарып куя. Үзебезнең җиңел машиналарга соңгы тапкыр кайчан утырганыбызны да хәтерләмибез инде. Көннең кайсы вакыты булмасын, кайда булуыбызга карамастан, һәрчак ашаталар, ризыкны эшләгән урынга кадәр китерәләр. Киемнәр дә эш урыныннан бирелә, бәйрәмнәрне дә коллектив белән күңелле уздырабыз, - ди Нәҗметдиновлар.

- Йөк тутырылган килеш гомуми авырлыгы 50 тоннага җиткән сигез метрлы машиналар белән идарә итүе җиңел түгелдер? - дим.

- Җиңел машинага караганда рәхәтрәк, - дип көлешә алар.

- Хәзер бит барысы да заманча, «Татавтодор» җәмгыятендә яшьләрне кызыктыра торган төп өстенлекләрнең берсе дә шул сыйфатлы чит ил техникасыдыр. Кондиционер эшләп тора. Бил авыртуның нәрсә икәнен белмисең. Һава тутырылган урындыклар бик җайлы. Машина биек, бар нәрсә ерактан күренә. Идарә итү җайлы, заманча машиналар озакка чыдый, - ди Радик.

Әтисе Илгиз 15 ел эшләү дәверендә әле өченче машинасын гына алыштыра икән. Соңгысында ул инде сигезенче елын эшли. «Әле дә өр-яңа ул», - ди. Ничек кенә булмасын, хәрәкәт ташкыны тынмаган шәһәрдә, трассаларда авыр йөк машиналарын йөртүченең эше зәркән остасыныкыннан ким түгел.

Сыйфатка аерым игътибар

Илгиз абый белән Шәүкәт абый Нәҗметдиновлар юл төзелешенә кирәкле материал ташый. Асфальт сыйфатлы булсын өчен, аны җәйгәнче, юлны махсус эмульсия белән каплыйлар. Заманча алымнар куллану чыдамлылыкны арттыра икән. Соңгы елларда файдаланыла башлаган салкын ресайклинг технологиясе, Уралдан кайтартыла торган вак таш асфальтның тотрыклылыгына, сыйфатына тәэсир итә. Ә юлларның сыйфатына «Татавтодор» җәмгыятендә аерым мөһим урын бирелә. Биредә хезмәткәрләрнең эшчәнлеген һәрчак камилләштереп торалар. Еш кына чит илләрдән килеп белемнәрен тирәнәйтүгә юнәлтелгән курслар уздыралар. Әле күптән түгел генә Германиядән бер төркем белгечләр килеп укытып киткәннәр. Яңа технологияләрне дә «Татавтодор» җәмгыяте республикада беренчеләрдән булып куллана башлаган: сыйфатлы катнашмалар, асфальт җәя торган каток машиналары... Эшкә чыгар алдыннан шоферларны көн саен медицина хезмәткәрләре тикшерә.

- Эштә төрле чак була, кызып та китәсең, кан басымың да күтәрелә, шуңа да медицина хезмәткәрләре безнең сәламәтлекне гел күзәтә, контрольдә тота. Шөкер, тыныч кына, җай белән эшләргә тырышабыз. Төнге сменада аеруча тыныч. Хәрәкәт азрак, - ди Нәҗметдиновлар.

Бергә җыелганда да сөйләшер сүзләре бетми бу туганнарның, уртак темалары - юл төзелеше. Туганнары да моңа ияләнгән инде.

- Юлда барганда, хатыннарыбыз, ник бу асфальт тегеләй, монысы ник болай, дип, үзләре үк сораштыра. Алар эшебезне аңлыйлар. Үзебез дә, йөргәндә, юлларны гел чагыштырабыз. Камиллекнең чиге юк. Бәлки кимчелекләр дә буладыр, әмма үзебез салган юллар белән горурланабыз, - диләр.

Көн саен эшне әниләре өйрәткән догалардан, «бисмилла» әйтеп башлыйлар. Бер-берсенә хәерле юллар телиләр. Машинада озак йөргәннән соң талчыктырганда, йокы килүне җиңү ысулын да өйрәттеләр: кайнар чәй эчәргә һәм музыка тыңларга кирәк икән. Юлда игътибарлы булу, бер минутка да кулны рульдән алмау, күзне читкә юнәлтмәү - алтын кагыйдәләр.

Юл төзелешендә эш беркайчан да тынып тормый. Яңгырлы көннәрдә, асфальт җәеп булмаганда, шоферлар «Татавтодор» җәмгыятенең төрле районнарындагы филиалларына төзелеш материаллары ташыйлар. Кыш көне «КамАЗ» машиналарына күчәләр, юлларны кардан чистарталар.

Ял - алар өчен туган нигезләренә кайту, әниләренең хәлен белешү, йорт эшләрендә булышу. Әле менә барысы бергәләшеп бәрәңге алып килгәннәр. «Ун елдан бирле уңыш сөендерми иде, быел, шөкер. Бәрәңге яхшы чыкты», - диләр.

Радикның олы улы, йокыдан бик иртә торырга туры килә дип, шофер булырга теләми икән. Шулай да бу һөнәр белән кызыксына. Дәү әтисенең йөк машинасы кабинасында да утырып йөреп караган.

- Киләчәктә нинди һөнәр сайлыйсын үзләре хәл итәрләр. Оныкларым шофер булсалар да каршы түгелмен. Династиябезне дәвам итәргә теләсәләр, сөенәчәкбез генә. Иң мөһиме: бәхетләре булсын, - ди Илгиз абый.

Әле яңа гына икенче оныгының туу шатлыгы белән дә уртаклашырга өлгерде. Хәзер ул икеләтә дәү әти булган.

«Татавтодор» җәмгыятенең төзелеш буенча техник директор урынбасары Ранис Фәйзуллин: «Бу безнең иң намуслы, иң тырыш династияләрнең берсе», - дип таныштырган иде Нәҗметдиновлар белән. Чынлап та, аларның эшләренә җаваплы караулары йөзләрендә сизелә, ихлас, ачык кешеләр. Эшләрендәге уңышларын күреп, Нәҗметдиновларны мактау грамоталары, дипломнар белән дә бүләкләгәннәр. Ә иң зур бәя ул - хезмәтләренең нәтиҗәсе, якыннарының аларны аңлавы, гади кеше рәхмәте, әниләренең фатихасы. Имин юллар сезгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading