16+

Без дә урман утырттык

Фото: Дамир Бәдриев Татарстанда «Яшә, урман!» шигаре астында 20 октябрьгә кадәр урман утырту акциясе бара. Республикада узган шимбәдә әлеге чарада 350 меңнән артык кеше катнашты, 3,5 миллион агач утыртылды. Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре Казансу елгасы ярларын яшелләндерде. Безгә - «Татмедиа» агентлыгы хезмәткәрләре һәм редакцияләр коллективларына Нагорный бистәсе янәшәсендәге Каенлык эләкте. 2007...

Фото: Дамир Бәдриев

Татарстанда «Яшә, урман!» шигаре астында 20 октябрьгә кадәр урман утырту акциясе бара.

Республикада узган шимбәдә әлеге чарада 350 меңнән артык кеше катнашты, 3,5 миллион агач утыртылды. Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре Казансу елгасы ярларын яшелләндерде. Безгә - «Татмедиа» агентлыгы хезмәткәрләре һәм редакцияләр коллективларына Нагорный бистәсе янәшәсендәге Каенлык эләкте. 2007 елдагы давыл Каенлыктагы бик күп агачларны сындырган иде.

- Урман бер төрдәге агачлардан гына торса, нык булмый. Анда нарат та, каен да, юкә дә, чыршы да үсәргә тиеш, - дип аңлатты Урман хуҗалыгы министрлыгының урман үстерү бүлеге белгече Тимур Галиев.

Без, «Шәһри Казан»лылар, чыршы һәм нарат кәлшәләре (үсентеләре) утырттык. Ир-егетләр көрәк белән ясаган чокырларга хатын-кызларыбыз, бисмиллаларын әйтә-әйтә, нәни агачларны төртеп бардылар. Җил-давылларга бирешмәслек урман булып үссеннәр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading