16+

Бездә архивлар чормада ятмый

Архивлар башка оешмаларга караганда күптәннән бер адым алданрак бара. Ул элеккечә без уйлаган архаик хезмәт күрсәтү урыны түгел инде. Заманча үзгәрешләргә республика архивларына да, районнарда урнашкан архив идарәләренә дә кагыла. 

Бездә архивлар чормада ятмый

Архивлар башка оешмаларга караганда күптәннән бер адым алданрак бара. Ул элеккечә без уйлаган архаик хезмәт күрсәтү урыны түгел инде. Заманча үзгәрешләргә республика архивларына да, районнарда урнашкан архив идарәләренә дә кагыла. 

– Татарстан Россиядә төбәкләре арасында алданрак баручылар. Сан белән бәйле күп кенә эшләрне үзебез эшлибез һәм башка төбәкләргә тәкъдим итәбез. Татарстан Президенты ярдәме белән барлык архивларны да ремонтладык. Бездә муниципаль архивлар чормада, подвалларда ятмый, хәзер безнең гаражларда да архивлар урнашмый, – дип сөйли Татарстан республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. Аның сөйләвенчә, республикадагы бөтен архивларны төзекләндергән.

 Бу уңайдан архивларның матди хәлен яхшырту максатыннан ел да төрле бәйгеләр үткәрелеп килә. Быел да архивларны цифрлаштыру  буенча бәйгедә 51 оешма катнашкан. Шуларның 12 се җиңеп чыккан. Беренче урында “Казметрострой”, икенче урында “Зәй шикәре”, өченче урында исә “Домкор Индустрия” шикрәте җиңеп чыккан. Оештыручылар моннан тыш Азнакай үзәк хастахнәсенең эшчәнлеген уңай яктан телгә алды. Хастаханәләр архивларының тәртипкә китерү дә мөһим. Шулай ук авыл җирлекләре архивлары буенча да бәйгегә нәтиҗә ясаганнар. 

Архивчылар арасында уздырылган бәйгенең дә нәтиҗәләре билгеле. “Республиканың иң яхшы архивчысы” исемен  алу җиңелләрдән булмаган. Монда  бәйге берничә этапта уздырылган.  Җәмәгатьчелекне дә, матбугат һәм социаль челтәрләрне дә эшләрендә кулланганнар. “Гасырлар авазы”  редакциясе хезмәткәре, архивчы  Лиана Сафиуллина беренчелекне яулаган. Шулай ук Буадан Ләйсән Сәмирханова, Кукмарадан Гөлнара Касыймова да үз проектлары белән җиңү яулаганнар. 

Архивчыларның соңгы 4 елда алып барган зур эшләрен дә билгеләп үтми булмый. “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивалендә күп кенә районнар катнашып, җиңүчеләр булдылар.  Быел гына да бәйгедә 162 гаилә катнаша, шуларның 12 се җиңү яулый. Мәктәп укучылары арасындагы “Минем шәҗәрәм” бәйгесе дәвам итә. Балалар арасында да җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. 

Архивчыларның кызыклы проектлары моннан тыш та күп. Ә төп эшләренә килгәндә, архив элеккечә эшләвен дәвам итә. Архивчылар белдерүенчә, аларга  көненә 23-30 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
–Столбище бистәсенә килү мәҗбүри түгел. Бөтен эшне 8 март урамындагы архив аша да  башкарырга була. Бернинди чиратлар юк. 8 марттагы архивта уку залы эшләп тора. Эш вакыты да элеккечә калды, – дип сөйли баш архивчы Гөлнара  Габдрахманова.

Бер үк вакытта архивта цифрлаштыру эше киметеләчәк. Кирәк документлар гына цифрлаштырачак. Бу уңайдан бүген цифрлы документларның авторлык хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк килешүгә  дә кул куелды. Килешүне имзалауда «Россия иҗади эшчәнлек нәтиҗәләренә хокуклар әйләнеше үзәге» дәүләт архивы рәисе урынбасары Ирина Яковлева да катнашты.

– Без бүген уникаль килешүгә кул куябыз. Татарстан архивы интеллектуаль хокуклар белән идарә итүнең блокчейн-инфраструктурасы үзәге булачак. Татарстан архивлары – цифрлы трансформацияне безнең тармакка кертү буенча Россиядә иң яхшылар, – дип аңлатты архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының аудиовизуаль документларны һәм мәҗбүри нөсхәне саклау буенча директор урынбасары Сергей Горохов яңа системаның архив хезмәткәрләренә документ  хокукына ия булучыларны хатасыз билгеләргә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. «Бу интеллектуаль хокукларны якларга мөмкинлек бирәчәк. Төп бурыч – архив документларны цифрлаштырудан тыш, алар белән идарә итә алу, ә хокук ияләренең интеллектуаль хокукларын шул ук вакытта яклый алудан гыйбарәт», – диде ул. Бу интеллектуаль милекне яклау буенча бер адым булачак. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X