16+

Безнең урамга да бәйрәм килде

Башкала халкы Республика көнен берсеннән-берсе матур, уңайлы ишегалларында ял итеп каршы алачак. Шундый ишегалларының иң-иңнәрендә кунак булып йөргәндә журналистлар да: «Кайчан безнең урамда да бәйрәм булыр икән?» - дип уфтанды.

Безнең урамга да бәйрәм килде

Башкала халкы Республика көнен берсеннән-берсе матур, уңайлы ишегалларында ял итеп каршы алачак. Шундый ишегалларының иң-иңнәрендә кунак булып йөргәндә журналистлар да: «Кайчан безнең урамда да бәйрәм булыр икән?» - дип уфтанды.

Балык тотарга үзенең күленә кадәр булдырылган ишегалларында яшәүчеләрдән ак көнчелек белән көнләшми калу мөмкин дә түгелдер ул. Ә менә Әмирхан, Гаврилов, Чуйков урамнарындагы йортларга уртак булган ишегалдында ял итүчеләр өчен 15 машина чүп түгеп ясалган күлдән кала да вакытны күңелле үткәрерлек урыннар җитәрлек. «Уңайлы торак» идарә компаниясе җитәкчесе, шәһәр Думасы депутаты Марат Нуриев безне өслеге махсус резинадан эшләнгән нәниләр мәйданчыгы белән дә, баскетбол һәм минифутбол мәйданчыгы, өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен көйләнгән чәчәкле, эскәмияле ял итү бакчасы, бурадан төзелгән корылмалар һәм әкият геройлары тезелешкән аллея белән дә таныштырды. Киләчәктә биредә яшәүчеләр әкият, концерт, спектакльләрне дә үз ишегалларында сәхнәләштерә алачак. Моның өчен ишегалды сәхнә белән дә җиһазландырылган.
Декабристлар урамының 189 һәм 193 нче йортлары арасында урнашкан мәйданга исә баштагы мәлне ике ун катлы йорт төзеп куймакчы булганнар. Әмма җирле халык каршы күтәрелеп, судка кадәр барып җиткән.
Ә Батыршин урамының 38-40 нчы йортлары арасындагы ишегалдына исә теләгән һәркем тулы рәвештә спорт һәм урам фитнесы белән шөгыльләнергә килә ала. Биредә элек сазлык булган урынга йомшак өслек җәелгән балалар мәйданчыгын җиһазландырганнар. «Заречье» идарә компаниясе җитәкчесе Олег Калимов әйтүенчә, алар куркыныч тудыручы өлкән яшьтәге агачларны да төптән кисеп әрәм итмиләр, ә белгеч чакыртып, алардан үзенчәлекле сыннар ясаталар икән.
Күршедә генә урнашкан Батыршин урамындагы 33 нче йорт исә 2003 елдан бирле «Кордон» торак хуҗалыгы ширкәтенә карый икән. Монда яшәүчеләр үз тырышлыклары белән ни генә булдырмаган да нинди генә куак үсентеләре утыртмаган. Хәтта мотоцикл әрҗәсен дә көймәгә әверелдергәннәр. Йорт өчен җаваплы Маргарита ханым Андрюхина: «Без беркемнән дә акча сорамыйбыз. Ел саен нәрсә дә булса булдырабыз, яңалык өстибез. Балалар матурлыкны кадерләргә өйрәнеп үсәләр», - ди.
Без барып карарга өлгергән иң шәп ишегалларының исемлеге әле моның белән генә чикләнми. Экскурсиябезнең азагында шәһәр хакимияте башкарма комитетының торак-комуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, интернетта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Иң матур ишегалды» бәйгесенә йомгак ясады. Бәйгедә катнашырга барлыгы 34 ишегалды гариза биргән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading