Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 184 мең сум акча кирәк. Байлык һәм фәкыйрьлек турында ил халкының фикерен (2500 кеше) Superjob тикшеренү үзәге өйрәнгән, дип яза «Татар-информ».
Быел Россия гражданнарының матди бәхет чиге, 2015 елның октябренә караганда, 5 процентка арткан, әмма ул 2010 елныкыннан ким.
Россиялеләрнең байлык һәм фәкыйрьлек чиген ачыклавы, бәхетне акча күләмендә билгеләве илнең икътисади вазгыятенә бәйле. Авыр чакта без азга да риза, ә тормыш яхшырып китсә, өметләр өскә үрмәли, дип раслый аналитиклар.
2010 елда бәхет өчен россиялеләргә аена - 188 мең сум, 2014 елда - 173 мең сум, 2015 елның февраль аенда - 162 мең, 2015 елның октябрендә 175 мең сум кирәк булган.
Россиядә хәзерге вакытта аена 17 мең сумнан ким акча эшләгән кеше фәкыйрь дип санала. Бай кеше - кереме 463 меңнән артканы.
Мәскәүдә, мәсәлән, фәкыйрьлек чиге - 20 мең, байлык чиге 563 мең дип санала. Мәскәүлеләр, аена 202 меңнән дә ким акча эшләмәгәндә, үзләрен бәхетле саный.
Петербургта 18 меңнән ким алучылар - фәкыйрь, 417 меңнән башлап керем алучылар бай кеше булып тора. Нева елгасы буенда яшәүчеләргә бәхет өчен акча күбрәк кирәк - 213 мең. Төбәкләрдә фәкыйрьлек чиге булып 16 мең саналса, бәхет өчен 180 мең сум җитә, әмма үзеңне бай дип санар өчен, аена 450 меңнән артыграк керемең булу кирәк.
Комментарийлар