16+

Бәхеткә пар канатлы җылы оя кирәк

Әлеге гаиләләр үзләре тәрбиягә алган бу малай-кызларны сәламәт һәм тәртипле итеп кенә үстерә алсалар да, аларга үлчәр өчен үлчәүләр җитми торган фидакарь хезмәтләре өчен исән чакларында ук һәйкәл куярлык.

Бәхеткә пар канатлы җылы оя кирәк

Әлеге гаиләләр үзләре тәрбиягә алган бу малай-кызларны сәламәт һәм тәртипле итеп кенә үстерә алсалар да, аларга үлчәр өчен үлчәүләр җитми торган фидакарь хезмәтләре өчен исән чакларында ук һәйкәл куярлык.

Алар кайчандыр язмыш явызлыгы аркасында елмая да белмәгән сабыйларга җылы оя биреп, бәхетле балачак бүләк итеп кенә калмаганнар, ә талантларын ачып, артист та ясаганнар. Һәм бу малай-кызлар үзләренең мөмкинлекләренә шуның кадәр ышанганнар ки, хәтта «Алмаштыручы гаиләләр ассамблеясы» дип аталган бөтенроссия бәйгесендә дә катнашыр­га куркып тормаганнар. Ә бер көнне әлеге конкурсның республика этабы җиңүчеләре башкалабызга килеп, күңелләрендә ятимнәргә урын тапкан гаиләләр алдында чыгыш ясады.

Менә сигез ел рәттән инде Казаныбызда «Тәрбиягә бала алган күпбалалы гаилә» республика бәйгесенең финалы үткәрелә. Быел финалга Алексеевскидан Левакиннар, Яшел Үзәннең Норлат авылыннан Кашаповлар, Казаннан Коновлар, Лениногорскидан Никифоровлар һәм Бөгелмәдән Красновлар гаиләсе чыккан. Алар барысы бергә җыелгач, сәхнә Сабантуй мәйданына охшап калды. Чөнки һәр гаиләдә төрле яшьтәге эреле-вак­лы 8-14әр (!) бала. Мондый зур «оркестр» белән дирижерлык итәргә күпме көч, сабырлык кирәген чамалавы кыен түгел. Шунысы да бар, зур гаиләләрдә балалар әти-әниләрен күз карашыннан аңлый, зурраклары кечкенәләрен кайгырта, нәниләр өчен абый-апа сүзе законга әйләнә. Дуслык, ярдәмчеллек һәр чыгышта сизелеп торды. Җиңүнең нигезен дә бердәмлек тәшкил итте. Аларның уңган-булганлыкларына, талантларына бәйгенең төп кунагы, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та сокланып туя алмады. Әлеге конкурсны Россия һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыклары бергәләп үткәрә. Җиңүче Мәскәүгә барып, бөтен Россиядән җыелган гаиләләр арасында Татарстан данын якларга тиеш.

Гаилә - дәүләтнең нигез ташы. Ул нык икән, ә бу ныклыкны татулык бирә, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Бәйрәм дә үзгәртеп кору җилләре шактый туздырган гаилә институтын яңадан торгызу, күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларның кечкенәдән талантларын ачу максатыннан уздырылды.

Бәйгедә җиңелүчеләр булмады, катнашучылар - барысы да җиңүчеләр. Курку-икеләнүләрен, шик-шөбһәләрен җиңеп, гайбәтләрдән өстен булып тәвәккәл адым ясап, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән сабыйларга яшәү дәрте, яшәү көче бирергә үзләрендә көч тапканнар - бу җиңүнең дә ниндие генә әле! Җиңелүчесе булмаса да, бәйгенең җиңүчесе гадел билгеләнде. Җисемнәре исемнәренә туры килеп тора Красновларның - кызыл төстәге рус милли киеменнән чыгыш ясады алар. Ерак араларны якын итеп, Бөгелмәдән үк нәкъ менә төп җиңүче булырга килүләрен алар беренче чыгышларыннан ук күрсәттеләр, гран-прига ия булдылар. Димәк, Мәскәүгә дә алар барачак.

Мондый затлы, мәгъ­нәле бәйгенең иганәче­ләре дә саллы иде. Киткәндә ишле гаиләләрнең һәрбер әгъзасының ике кулында да бүләкләр иде.

Шактый озакка сузылса да, бер сулышта узган бу бәйрәм-бәйге тәмамланганда күңелемдә бер уй бөреләнде. «Дүрт малай арасында иркә кыз булып үсүче Әдиләбезгә берәр сеңел алырга иде!» Миңа калса, мондый игелекле уйлар һәр тамашачы күңелендә тугандыр. Ул чагында, әти-әнисен көтеп, тәрәзәдән тилмереп карап утыр­ган сабыйлар саны бермә-бер кимер иде. Шулай булырга тиеш тә бит инде - һәр баланың бәхеткә хакы бар. Ә бәхеткә пар канатлы җылы оя кирәк.

Тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр арасындагы сәнгати иҗат бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading