16+

Әбиләр, әбекәйләр

Эшкә барам. Трамвайда бер әби белән сөйләшеп киттек. Иртәнге сәгать сигез тулганчы ук хатын-кызлар консультациясенә баруы икән. 78 яшь үзенә. Сәламәтлегенә зарланмый. «Табибка ел саен күренеп торам. Хатын-кыз үзен шулай саклап, карап торырга тиеш. Консультациядә авырлы хатын-кызлар күп, су буе чират. Шуңа иртән-иртүк барам, - ди.

Әбиләр, әбекәйләр

Эшкә барам. Трамвайда бер әби белән сөйләшеп киттек. Иртәнге сәгать сигез тулганчы ук хатын-кызлар консультациясенә баруы икән. 78 яшь үзенә. Сәламәтлегенә зарланмый. «Табибка ел саен күренеп торам. Хатын-кыз үзен шулай саклап, карап торырга тиеш. Консультациядә авырлы хатын-кызлар күп, су буе чират. Шуңа иртән-иртүк барам, - ди.

«Океан» базарына килеп керүгә, җи­ләк-җимеш, сөт, эремчек сатучы әбиләргә күзем төште. Мактый-мактый үз товарларын алырга кыстыйлар. Бакчасындагы кортлы алманың килосын 100 сумга тәкъдим итүче әбигә, кыйбатрак түгелме соң бу, дим.

- Соң, кызым, без пенсионерлар шул акчага яшибез инде, кортлысы тәмлерәк була әле аның, ал, - дип калды.

Базарны узып берничә генә адым атлаган идем, «Юра, Юра» дип кычкырган тавышка сагаеп калдым. Бер әбекәй, еларга җитешеп, кемнедер эзли. Йөзе качкан, куркынган, узган-барганнардан: «Җәмәгать, минем Юрамны күрмәдегезме, уф, йөрәгем, нишлим хәзер, ничек яшим?» - дип сораштыра, чын-чынлап борчуга төшкән әби. Оныгын йә баласын югалттымы икән дисәм, песие юк икән.

- Берегез дә минем Юраны танымыймы әллә, кая китте икән кадерлем, бердәнберем? Аннан башка яши алмыйм, ялгызлыктан үләм, - дип өзгәләнеп калды әбекәй.

Инде редакциягә килеп җиттем дигәндә генә, ачык тәрәзәдән берәү кычкырды.

- Ник иртә таңнан тавышланалар, болай да кан басымым югары, күпме түзәргә була? Эссе, хәлем юк, чүпрәк юешләтеп кенә ябынып торам, җитмәсә иртә таңнан тавыш, тузан, - дип зарланды бер өлкән яшьтәге апа.

Өй алдыннан узган машиналарга да эләкте әле аннан. Уйлана калдым: шәһәр карчыкларына бер дә җи­ңел түгел шул. Ни дисәң дә, авылда әбигә дә, бәбигә дә яхшырак дигәндәй. Яшел чирәмгә җәелеп утырсаң да, рәхәтләнеп көтү кайтканны күзәтәсең. Бакчаңда саф һавада ни дә булса эшлисең, кошлар сайравын тыңлыйсың, мунча ягасың... Дәү әниемнең аяклары авыртса да, «уф алла» арбасын тартып печәнгә барулары исемә төшә. Печән булмаганнан түгел, нәкъ менә табигать кочагында булырга дип, яңа чабылган үлән исен иснәп кайтырга, мәтрүшкә җыярга бара иде ул кырга. Авыл әбиләренең машина йөртүчеләрне сүгәргә, югалган песи баласын эзләргә, хастаханәгә йөрергә вакытлары да юк шул инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading