16+

Биш секундлык вакыт – миллионлык гомер

Аннан гына әллә ни дә булмас шикелле, Ходай Тәгалә үзе саклар әле, дигән ышаныч та бүксәгә төртә... Әмма ярамый! Ходай, сакланганны саклармын, дигән бит әле ул: баласын юлда куркынычсызлык таләпләренә туры китермичә йөртүче ата-аналарны аңламадым һәм аңламаячакмын. Аларны бит әле, куркынычсызлык каешы эләктереп, махсус җайланмаларга утыртсаң да кәмитләре ташып тора....

Биш секундлык вакыт – миллионлык гомер

Аннан гына әллә ни дә булмас шикелле, Ходай Тәгалә үзе саклар әле, дигән ышаныч та бүксәгә төртә... Әмма ярамый! Ходай, сакланганны саклармын, дигән бит әле ул: баласын юлда куркынычсызлык таләпләренә туры китермичә йөртүче ата-аналарны аңламадым һәм аңламаячакмын. Аларны бит әле, куркынычсызлык каешы эләктереп, махсус җайланмаларга утыртсаң да кәмитләре ташып тора....

Аннан гына әллә ни дә булмас шикелле, Ходай Тәгалә үзе саклар әле, дигән ышаныч та бүксәгә төртә... Әмма ярамый! Ходай, сакланганны саклармын, дигән бит әле ул: баласын юлда куркынычсызлык таләпләренә туры китермичә йөртүче ата-аналарны аңламадым һәм аңламаячакмын. Аларны бит әле, куркынычсызлык каешы эләктереп, махсус җайланмаларга утыртсаң да кәмитләре ташып тора. Йә өсләренә ни дә булса түгәргә өлгерә ул «терекөмешләр», йә сиңа катмарлы сорау биреп, машина руленнән игътибарыңны читкә җәлеп итә. Нигә болай, нигә тегеләй, дигән сорауны да бирмичә түзеп булмый бит инде...
Мине, машина йөртүче хатын-кыз буларак, баланың куркынычсызлык каешын эләктерә-эләктермәү буенча, полиция хезмәткәрләре бер генә тикшерделәр. Анысында да аралашу: «Балагыз махсус креслодадыр инде, куркынычсызлык таләпләре үтәлгәндер», - дигән ышаныч сүзләре белән. Әлбәттә инде, ул бала бит иң беренче чиратта минем өчен кадерле кеше, урамда тәртип саклаучы хезмәткәрләрнеке түгел! Минем ул яктан әниләрнең җаваплы булуларына иманым камил. Шулай ук баланы куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итмәүчеләр арасында үз-үзенә артык ышанучы әтиләр күбрәк булуы турында да хәбәрдармын. Юлда йөргәндә дә руль артында - күпчелек ир-атларны, алдагы ике утыргыч арасыннан чыккан кечкенә башларны очратырга туры килә. Әмма, кызганыч, бу әтиләрнең батырлыгы турында гына сөйләми. Балалар бакчасы янында еш кына иртә таңнан кизү торучы полиция хезмәткәрләре дә һәрвакытта руль артында ир-ат булган машинаны тикшерергә керешә. Андыйларның «гөнаһы» ешрак булу галәмәтедер инде, араларында беркетмә төзеп калганнары юл кагыйдәләрен бозмаучыларга караганда күбрәк булуы гына күңелгә тия.
Бер колактан кереп, икенчесеннән чыгучы ата-аналар өчен штрафы да начар нәрсә түгел дип беләм. Нишләп әле син, биш секундлык вакытыңны жәлләп, нарасыеңның гомерен куркыныч астына куярга тиеш ди?! Соңга каласың икән, йокыңнан иртәрәк тор, кабаланасың-ашыгасың икән - үз гомерең белән генә уйна. Ниндидер мин-минлек, артык үз-үзеңә ышаныч аркасында гына кемнедер гомерлеккә бәхетсез, кемнедер хаста итеп калдырырга ни хокукың бар синең?!.
Әни кеше буларак та, кеше буларак та шуңа этәрәсе килә дә - уйнамыйк балаларыбыз гомере белән! Юлда һәрвакытта әлеге тәмле җанҗимешләребез иң элгәре ата-ана җаваплылыгын, ата-ананың ныклы канатын тойсын, юл фаҗигаләре, кайгылы хәбәрләр белән, беребезнең дә ишек-тәрәзәсен какмасын иде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading