16+

“Бишле”лек иртә нинди була? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Татарстан командасы" иҗтимагый оешмасы иртәне ничек "биш"кә башларга кирәклеген белә, моның өчен алар гаиләләре белән көн саен урамга чыгып физик күнегүләр ясыйлар. Халыкара дуслык көнендә (30 июль) шәһәр халкы да кушылды аларга.

- Дуслык көне уңаеннан без Казанның иң тату, иң актив гаиләләрен спорт бәйрәменә җыйдык. Биредә олылар фитнес-зарядка ясап, зумба, йога буенча дәресләр алса, балалар өчен махсус мәйданчык эшли. Шимбә иртәсе барысы өчен дә кызыклы һәм "биш"кә үтәр дип өметләнәбез, - диде "Татарстан командасы" активисты Яна Сирюкова.

"Бишле"лек иртәне Казан энергетика көллиятендә информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов уйлап тапкан. Башта ул хатыны Динә һәм уллары Әмир белән иртәләрен урамда йөгерә торган булган. Яшь гаиләгә спорт сөюче дуслары да кушылган. "Әкият" курчак театры каршындагы скверда йөзгә якын кеше җыя алулары да шаккатмады хәл түгел.

Дуслар белән Казансу буенда йөгергәндә, спорт бәйрәме оештыру идеясе килде. Аны күңелле генә түгел, файдалы да иттек. Казанда күбрәк гаиләләр спорт белән шөгыльләнсен иде. Бүген биредә без мастер-классларда катнашып рәхәтләнеп ял итәбез, - диде Шәмсетдиновлар гаиләсе.

Гаилә Татарстанда яшәве белән горурлана. Республикабыз яшәү, балалар тәрбияләү өчен бик кулай, ди Раил белән Динә. Яшьләр өчен үсергә мөмкинлекләр булдыруына да сөенеп туя алмый алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading