16+

Бию башкаласы булып куюыбыз бар

Казанның Бауман урамында бию флешмобы булып узды. «Кольцо» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда «Большие танцы» проектында катнашучы Казан биючеләре үзләренең бер конкурс номерын башкарды.

Бию башкаласы булып куюыбыз бар

Казанның Бауман урамында бию флешмобы булып узды. «Кольцо» сәүдә үзәге каршындагы мәйданда «Большие танцы» проектында катнашучы Казан биючеләре үзләренең бер конкурс номерын башкарды.

Акцияне оештыручылар шәһәр хакимиятеннән моның өчен рәсми рөхсәт тә алган. Флешмоб өчен полиция хезмәткәрләре, махсус рәвештә, дүрт минутка юлны да ябып торды. Биючеләр номерларын башкарган арада аннан бер генә автобус һәм автомобиль дә узмады һәм бернинди бөке дә хасил булмады.
Лев Гумилевка куелган һәйкәл янында команда катнашучылары - барысы сиксән кеше җыелды. Алар башта түгәрәкләнеп басып, чиратлашып биеп алды. Аннары, команданың баш хореографы Алина Барилова сигнал бирүгә, барысы бергә юлга чыгып басты. Кү­мәкләшеп Ne-Yo & Pit Bullның «Tonight» җыры астында чыгыш ясады.
Шул рәвешле алар проектка Казан халкы һәм башкала кунакларының игътибарын юнәлтергә тырышты.
PS. 27 апрельдә «Россия-1» каналында сәгать кичке алтынчы яртыда «Большие танцы» проектының финалы булачак. Казанлылар өчен 7375 номерына 02 саны белән смс-хәбәр җибәрергә онытмагыз. Бәлки, Казан биючеләре һәм сезнең көчегез белән шәһәребез бию башкаласына әверелеп куяр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading